Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбау зиратында зур өмә

Бүген авыл җирлеге һәм җирле үзидарә Советына сайланып куелган депутатлар Илгизәр Әхмәтханов, Марсель Сарваров инициативасы буенча Бикбау авылы зиратында зур өмә булды. Анда авылда яшәүче ир-атлар да, кунакка кайтучы егетләр дә зур тырышлык күрсәтте. Бу көнне зиратның сетка коймасы яшел профнастил коймага алыштырылды, чүп үләннәре чабылды, агачлар киселде, шулай ук...

Бүген авыл җирлеге һәм җирле үзидарә Советына сайланып куелган депутатлар Илгизәр Әхмәтханов, Марсель Сарваров инициативасы буенча Бикбау авылы зиратында зур өмә булды. Анда авылда яшәүче ир-атлар да, кунакка кайтучы егетләр дә зур тырышлык күрсәтте.

Бу көнне зиратның сетка коймасы яшел профнастил коймага алыштырылды, чүп үләннәре чабылды, агачлар киселде, шулай ук зират йорты да матурланды - профнастил белән тышланып, түбәсе яшел калай белән ябылды. Койма өчен материал мәчеткә кергән акчаларга алынган булса, зират йорты шушы авылда туып-үскән Разиф Кәримов иганәчелеге белән яңартылды.


Зират тирәсен төзекләндерүдә дүрт шәхси трактор, бер арба таккан шәхси машина, районнан килгән грейдер автомашинасы һәм илледән артык ир-егет көч куйды. Әлеге матур һәм бердәм башланган эш алга таба да дәвамлы булыр, авылдашлар һәрдаим шулай активлык күрсәтер дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев