Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбауда әфганчылар хезмәттәш дусларын искә алды

Бүген тантаналы шартларда Бикбау авылында әфганчы Илдар Наил улы Садртдинов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Илдар Наил улы 1987 елның 14 маенда армия сафларына алына, шул елның декабреннән танк командиры булып хезмәт итә. 1989 елның язында кайнар нокталарны кичеп, отделение командиры сержант Илдар исән-имин туган якларына кайта. Гаилә корып, йорт...

Бүген тантаналы шартларда Бикбау авылында әфганчы Илдар Наил улы Садртдинов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

Илдар Наил улы 1987 елның 14 маенда армия сафларына алына, шул елның декабреннән танк командиры булып хезмәт итә. 1989 елның язында кайнар нокталарны кичеп, отделение командиры сержант Илдар исән-имин туган якларына кайта. Гаилә корып, йорт салып матур гына яшәп ятканда, 10 ел элек аның йөрәге тибүдән туктый. Бүген исә аның хезмәттәшләре, республикабызның Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән, Тукай, Сарман, Мөслим, Аксубай районнарыннан килгән хәрби хәрәкәт ветераннары, авылдашлар, район һәм хәрби комиссариат вәкилләре аның истәлеген мәңгеләштерүдә катнашты. Әти-әнисе, тормыш иптәше, балалары һәм туганнары аның хакындагы якты истәлекләрне уртаклашты, даими рәвештә хәлләрен белеп, ярдәм итеп торган әфганчы дусларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

25 декабрь - әфганчылар өчен истәлекле көн. 1979 елның 25 декабрендә - Әфганстанга беренче совет гаскәрләре кертелә. Әфганчыларның Бикбаудагы очрашуы - менә шушы көннәрнең башлангычын искә алу, исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберенә онытмыйча яшәргә кирәклеген тагын бер кат игътибарны җәлеп итүе. Авылда төрле сугышларда һәлак булган авылдашларны искә алу урыны - "Батырлар төбәге" мемориал комплексы булдырылды. Бүген исә биредә тагын бер экспонат - танк башнясы да үз урынын тапты.

Әлеге экспонатны әфган сугышы ветераны Айдар Хамаев табып алып кайткан, шулай ук аңа бу эштә әфган сугышы ветераннары - Азат Әхмәтханов һәм Флүс Усманов та зур өлеш кертәләр.

Тарихи һәйкәлне ачуда әфганчылар белән берлектә район аппараты җитәкчесе Роза Салдаева, район хәрби комиссариаты урынбасары Илшат Каюмов, авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина, күрше районнардагы ветераннар оешмасы җитәкчеләре, вәкилләре һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Ветераннар хәрәкәтен үстерүдә һәм яшь буынга хәрби-потриотик тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертүче ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Вафат булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

Тантананы әфганчыларның хис-кичерешләрен якыннан белгән Энҗе Усманова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев