“Бишле капчыклары” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга киттеләр
Быел Минзәлә районыннан Казан шәһәрендәге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Яңа ел чыршысына 23 бала китте. Бәйрәм бүген "Татнефть-Арена " да булачак. Әлеге чарада республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 меңләп бала катнашыр дип көтелә. Районыбыздан баручы 23 бала төрле мәктәпләрдән сайлап алынды. Алар активистлар, олимпиадалар, район һәм республика конкурслары...
Быел Минзәлә районыннан Казан шәһәрендәге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Яңа ел чыршысына 23 бала китте.
Бәйрәм бүген "Татнефть-Арена " да булачак. Әлеге чарада республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 3 меңләп бала катнашыр дип көтелә. Районыбыздан баручы 23 бала төрле мәктәпләрдән сайлап алынды. Алар активистлар, олимпиадалар, район һәм республика конкурслары җиңүчеләре, ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.Президент ёлкасына барасы балалар шәһәребезнең Балалар иҗат йортына җыелдылар, аларның һәрберсенә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин аларны озатып калды, хәерле юл теләде. Укучыларны Балалар иҗат йорты директоры Радик Хафизов, полиция майоры Ольга Гарнышева һәм район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлеге шәфкать туташы Лилия Шәрәфиева аларны озата бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев