Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Боз өстендә сак булыйк

Хәзерге вакытта елгалардагы бозның калынлыгы 12 дән 20 сантиметрга кадәр.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Елгалардагы, инешләрдәге боз өстендә хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен 21 ноябрьдә Минзәлә районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе ГПС ФГСның 15 нче янгын-коткару отряды, 122 нче янгын-коткару часте начальнигы Виктор Комаров һәм районның адмиинстратив комиссиясе баш белгече Миләүшә Кириченко тарафыннан Минзәлә елгасына рейд үткәрелде.

Миләүшә Кириченко:

–Без бу көнне рейд барышында бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында унга якын балыкчы белән профилактик әңгәмә үткәрдек.

Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булганда, яисә җепшек көннәрдә боз аеруча куркыныч була. Балаларга да, өлкәннәргә дә  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Үз-үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев