Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөртеклеләр уңышы Минзәлә районында куанычлы

–Бөртеклеләрдән 170 мең тонна уңыш җыеп алынды. Бер гектардан уртача уңыш 40 центнерга якын. Хәзер бөтен игътибар рапс, көнбагыш кебек техник культуралар уңышын югалтуларсыз җыеп алуга бирелә,– диде район башлыгы Айдар Салахов шәһәр һәм район җитәкчеләре белән үткәрелә торган бүгенге киңәшмәдә.

Шунысы куандыра: районыбыз гектар уңышы буенча республикада беренче бишлектә.

– Үстерелгән һәм җыеп алынган югары уңыш  игенчеләрнең, аеруча яшьләрнең зур тырышлыгы белән ирешелде. Соңгы 5 елда яңа технологияләр куллану, техника паркын яңарту, инвестицияләр кертү –игеннәрнең гектар уңышын күтәрүгә, мул уңыш җыеп алуга юнәлдерелгән иң мөһим чаралар болар– дип ассызыклады ул.

Безнең өстәмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 45 670 гектарда игеннәр җыеп алынды.Амбарларга кайтарылган ашлык күләме 170 мең тоннадан артып китте.

Район буенча көзге бодайның бер гектардан уңышы 45,5 ц тәшкил итте,  арыш -36,5 ц, арпа-36,3 ц, солы-35,6 ц, сабан бодае-36,4 ц, борчак-24,8, карабодай12 ц уңыш бирде.Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан  чыккан уртача уңыш 37,3 центнер тәшкил итә.

Район буенча  500 гектарга якын сабан бодаен, 6468 гектарда рапсны суктырасы калды.“Калморза” хуҗалыгы 1011 гектар рапсның 660 гектарын суктырып алды һәм биредә һәр гектар рапс 12 центнер уңыш бирә. “Дәүләтов” КФХсы эшчәннәре 160 гектарда бәрәңге казып алдылар, барлыгы 4480 тонна бәрәңге җыеп алынды. Бәрәңге уңышы бер гектардан уртача 280 центнер күләмендә чыга.

Район буенча 14700 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар эшкәртелә. 28200 гектардан артык басулар эшкәртелде инде (бу планлаштырылганның 48 проценты). Җир эшкәртүдә 14 агрегат эшли, көнгә 900 гектар җир эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев