Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу атнадагы ял бәйрәм түгел, ә афәттән саклану чарасы

Айгөл Гумаровнаның шәһәр урамнарында сәбәпсез, максатсыз селкенеп йөрүче гражданнарга карата ничек һәм кем җәза бирергә тиеш дигән соравына җавап табылмады. Полициянең дә үз өстенә җаваплылык аласы килми, районда Роспотребнадзор вәкиле дә юк.

(Минзәлә, 30 март, “Мензеля-информ”, Флүрә МУСИНА). Коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен чаралар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Минзәләгә килсәк, районның санитар-эпидемиологик штаб утырышының чираттагысында сүз шушы мәсьәлә хакында барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Гатина  илдә коронавируска бәйле рәвештә санитар-эпидемиологик хәл киеренке, шул уңайдан барлык чаралар үтәлергә тиеш, диде.

Районда сәүдә кибетләре, шул исәптән шәһәрдәге дүрт  эре сәүдә үзәге ябылды. Азык-төлек кибетләре һәм аптекалар көндәлек режимда эшли.  Төзелеш оешмалары да эшләрен туктатмады. Җәмәгать туклану оешмаларының, спорт, мәдәният, күңел ачу учреждениеләренең эшчәнлеге дә вакытлыча туктатылды. Биналарның сакланышын тәэмин итү йөзеннән дежур торулар оештырылган.

Районның санитар-эпидемиологик штаб җитәкчесе Нэля Бикеева гражданнарга әлеге инфекциянең һәм шушы кысаларда кертелгән режимның җитдилеген аңлатып, громкоговорительдән сөйләргә кирәк, дигән бурыч куйды.

–Россиядә коронавирус инфекциясен булдырмау өчен 28 марттан 5 апрельгә кадәр карантин игълан ителде. Әмма безнең шәһәрдә моның җитдилеген аңламыйлар әле. Шәһәр үзәгендәге мәйданчыкта гадәти көннәрдәге кебек автомобильләр тезелеп тора, Минзәлә елгасының яр буенда прогулкага чыккан кешеләр күп йөри. Табигатькә чыгып, бигрәк тә чишмә буенда шашлык пешерүчеләр дә булды. Район халкының сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясе  таратмау йөзеннән үзизоляция таләпләрен үтәргә кирәк. Чит илдә йөреп кайткан кешеләр ике атна үзизоляциягә җибәрелә. Районда  бүгенге көндә аларның саны 16га җитте, дип үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде районның баш табибы Наил Мөбәрәкшин штаб утырышында.

Коронавирус авыруына каршы бергәләп көрәшергә тиешбез,диде ул. Шәһәргә кирпеч заводы ягыннан керә торган юлны ябарга кирәк, ул төп юл түгел, диелде утырышта. Ә шәһәргә керә торган төп юлга полиция хезмәткәрләреннән пост куелачак.  Бу шәһәргә читтән кайтучы машиналарга киртә куячак. Фәкать беренчел кирәк булган продуктлар кайтаручы йөк машиналары гына кертеләчәк.

Коронавируска каршы профилактика йөзеннән, “Чиста шәһәр” предприятиесе шәһәрдәге юлларны, урамнарны дезинфекцияләү буенча эшкәртә башлаячак.

Безнең өстәмә

Утырышта коронавируска бәйле вазгыять аркасында өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне өйдә утырырга һәм волонтерлар хәрәкәте мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәклеге ассызыкланды.

Районда ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар төркеме булдырылган, алар заказ буенча барысын да алып килә. Без барыбызны да тирә-юньдәгеләргә игътибар итәргә чакырабыз, Әгәр сезнең янәшәгездә азык-төлек, дарулар китерүдә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм кирәк булган өлкән кешеләр булса, аларга шундый хезмәт ба, яки 3-14-52, 3-12-43, 8.00 дән шалтыратыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев