Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быел купель реконструкцияләнгән Минзәлә елгасы яр буенда була

19 гыйнварда Крещение уңаеннан бәйрәм чарасы Минзәлә елгасының яр буенда (шәһәр яклап килгән уңайда) да оештырыла.

(Минзәлә, 16 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Бәйрәм иртәнге 7дә башлана һәм кичке 7гә кадәр дәвам итә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, районның гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе Рамил Ягафаров үткәргән киңәшмәдә Минзәлә елгасының яр буенда Крешение бәйрәмен оештыру һәм үткәрүгә әзерлек чаралары турында сүз барды.

“Бәке (купель) ачык сулыкта ясалачак. Шуңа күрә кешеләрнең иминлеген саклау чаралары буенча барлык таләпләр үтәлергә тиеш”, диде комиссия рәисе.

Киңәшмәдә бәйрәмне үткәрүгә, бәке тишү, коймак белән кайнар чәй, палаткалар урнаштыру һ.б.буенча җаваплы затлар билгеләнде, бурычлар йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев