Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быел Минзәлә мәчетендә гает намазы укылмаячак

24 май - Ураза гаете

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Коронавирус таралу куркынычы сакланганга, Ураза гаетен үткәрү быел яңа форматта булачак - Минзәлә районында мәчетләрдлә Гает намазы укылмаячак. Бу хакта безгә район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр итте.

- Республикабызның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  "без Гает намазының - ваҗиб, ә үзебезнең дә, башкаларның да гомерен саклау - фарыз, икәнен истә тотарга, шуңа күрә мәчетләребезнең чир таралу урынына әйләнүгә юл куймаска тиешбез", дип билгеләп үтте. Шуңа күрә, быел мәчетләрдә Ураза гаетен үткәрүдән баш тартырга мәҗбүрбез, - дип хәбәр итте Рәмзил хәзрәт. - Күпләр Ураза гаете көнне мәчеткә фитыр, фидия сәдакасе алып киләләр. Аларны да быел күрше-тирәдәге мохтаҗларга таратсак хәерлерәк булыр.

Шул ук вакытта 24 май көнне иртәнге сәгать 6:30 да Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин онлайн-форматта бәйрәм хөтбәсе укыячак. Трансляцияне ТНВ каналы, ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында һәм "Хузур-ТВ" YouTube каналында карап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X