Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быел Минзәләдә 12 ишек алды асфальтлана

Республикадагы башка шәһәрләрдәге кебек, Минзәләдә дә “Ишегалды территорияләрен һәм кварталлар эчендәге юлларны ремонтлау” программасы кысаларында 2017 елдан ук ишек алларын, квартал юлларын ремонтлау, асфальтлау, автомобильләр кую урыннары ясау эшләре алып барыла.

Подрядчы оешма – “Автострой”ҖЧҖ тарафыннан  41 ишегалды территориясе һәм квартал юллары ремонтланды, диде Минзәлә Идарәче компания директоры Роман Коротин. 2017 елда –19, 2018 елда – 10 ишегалды асфальтланган, быел 12 ишегалдын (13849 кв.м) асфальтлау планлаштырылган иде.

Әлеге коллектив эшчәннәренең кайсы объектларда нинди эшләр башкаруы турында “Минзәлә”-“Мензеля ” газетасының 27 сентябрь санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев