Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быел Воровскийда сабантуйны бистәгә нигез салуга 100 ел тулуга багышладылар

Авыл Сабан туен һәм Воровский бистәсенең 100 еллык юбилей чарасын җирлек башлыгы Сергей Юдин ачып җибәрде. Ул кунакларны сәламләп җирлектә булган һәм ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл Сабантуенда катнашучыларны, бистәнең 100 еллыгы һәм кунакларны халкыбызның яраткан бәйрәме белән тәбрикләде һәм  җирлеккә даими ярдәм күрсәткәннәре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, җирлекне   үстерүгә зур өлеш керткәне өчен аталы-уллы Алексей һәм Егор Юдинны җирлекнең Мактау кәгазе белән бүләкләде. Һәр елдагыча, иң башта кыр алдынгыларын, һәм башка тармакларда зур уңышларга ирешкән эшчеләрне котладылар. Абыйлы-энеле Алексей Юдин һәм Сергей Юдин бистәне үстерүгә зур өлеш керткән, элекеге совхозда җитәкче булып эшләгән Александр Җбанов, Илгиз Каюмов, Габбас Сабирҗанов, Рифкат Нуриев һәм башка бик күп ветеранга (алар 48 ветеран) җирлекнең Мактау кәгазе, җылы одеаллар тапшырды. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң кызыклы, мавыктыргыч уеннар башланды. Беренче юбилей тематик конурсының җиңүчесе булып Тукай районы Иске Абдул авылыннан килгән егет Эльмир лаек булды.

Мәйдан уртасында уздырылган уеннарда кеше өзелеп тормады:чүлмәк вату, кул көрәше, аркан тартышу, озын колгага менү, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда һәм башка бик күп төрле уеннарда катнашып халык күңел ачты. Балалар өчен бушлай атракционнада оештырылды.  Бәйрәмгә килгән халык төрле ярышларны конкурсларны бик кызыксынып карады.   Ә менә көрәш келәмендә 3-4 яшьлек балаларның көрәшүе-бәйрәмнең үзенчәлеге булып калды. Воровский бистәсе сабантуеның баш батыры булып Исәнгол авылы егете Ренат Шәйхетдинов калды. Ә яшүсмерләр арасында Иркәнәш авылыннан килгән егет  Нәркиз Хисматуллинга тиңнәр булмады. Авыл сабантуена бик күп һәм дәрәҗәле артистларда килгән иде. Ульяновский өлкәсенең Дмитровград шәһәреннән 28 кешелек рус халык ансамбле  “Восход” һәм авылның  “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышын алкышларга күмделәр.

Әйе, бу чыннан да, бистәнең 100 еллык юбилейы   ихластан күңел ача, көч, дәрт җыя торган тантана булып калды күңелләрдә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев