Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быелгы уракта Минзәләнең иген басуларында 72 комбайн эшләячәк

Республикада 2014 ел урагы башланды инде. Тиздән безнең район басуларында да комбайннар эшли башлаячак. Бер комбайнга иң зур суктыру мәйданы безнең районда булачак. Башка районнарда бер комбайнга 300-400 гектар туры килсә, бездә меңнән артып китә. Бу проблема район җитәкчеләрен генә түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгын да борчый. Министр урынбасары Нәҗип...

Республикада 2014 ел урагы башланды инде. Тиздән безнең район басуларында да комбайннар эшли башлаячак.

Бер комбайнга иң зур суктыру мәйданы безнең районда булачак. Башка районнарда бер комбайнга 300-400 гектар туры килсә, бездә меңнән артып китә. Бу проблема район җитәкчеләрен генә түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгын да борчый. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов районда 2 көн булып комбайннарның уракка әзерлеген һәм терлекчелек биналарында ремонтның торышын инспекцияләп китте.

Комбайннарның әзерлеген тикшергәндә, "Мензелинские зори" һәм "Заиковский" агрофирмаларының бу эшкә бик җаваплы караганнары күренде. Республиканың махсус комиссиясе комбайннар парадыннан соң, беренче урынны - Калинин хуҗалыгына, ә икенче урынны "Сөт иле - Чулман"га бирде. Тикшерү күрсәткәнчә, 60 комбайн бүген үк басуга чыгарга әзер, калганнарына вак-төяк ремонт һәм запас частьлар алып кайту урак башланганчы төгәлләнер дигән өмет бар. Бүгенге көндә фәкать "Заиковский" хуҗалыгы гына ягулык белән тәэмин ителгән, башкалар урак чорында өзеклек булмасын өчен, ягулык табу чараларына керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев