Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм чаралары кеше тормышына үзенчәлек кертә

ТАССРның 100 еллыгы – республикабыз һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле вакыйга. Чаралар үткәрү генә түгел, алар буенча отчетлар да вакытында тапшырылырга итеш.

ТАССРның 100 еллыгына республикада тантаналы төстә старт узган елның 19 декабренда бирелде. Әлеге мөһим датага багышлап үткәрелүче чаралар буенча районнар рейтингы алып барыла. Агымдагы елның беренче аенда республика буенча алганда иң күп чаралар безнең Минзәлә районында үткәрелгән– барысы 192 чара. ТАССРның 100 еллыгына тантаналы рәвештә старт районда киләсе атнада планлаштырыла.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан һәр айга чаралар планы эшләнергә һәм шулар буенча отчет тапшырылырга тиеш. Февраль аена районда планлаштырылган мәдәни чараларның отчетта чагылыш тапмавы әйтеп үтелде.
ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү мәсьәләләре буенча планлаштырылган һәм үткәрелгән чаралар төп игътибар үзәгендә хәзер. Әлеге мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында айга ике тапкыр киңәшмә үткәрү күздә тотыла. Аларның һәркайсында үзенчәлекле чаралар үткәрелгән муниципаль җирлекләрдән бер район башлыгы чыгыш ясаячак.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева район учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре катнашында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү чаралары турында киңәшмә үткәрде. Чараларны планлаштыру һәм аларны үткәрү, башкарылган чаралар буенча отчетлар тапшыруга игътибар юнәлтергә, моңа җаваплы карарга дигән бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев