Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм күтәренкелеге тудырыйк

Һәммәбезнең яратып һәм көтеп алган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Шәһәребездә һәм авылларда бәйрәм атмосферасы һәм Яңа ел кәефе булдыру өчен һәрбер предприятие, оешма, учреждение үзенең бар көчен куярга тиеш.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев бүген җитәкчеләр катнашында үткәргән киңәшмәдә сүз шушы хакта барды.
–Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар турында район башлыгы Айдар Салахов тарафыннан расланган карары бар, чаралар планы эшләнгән. Шулар нигезендә башкарасы эшләр буенча җаваплы оешмалар ачыкланган, әмма бәйрәмгә әзерлек буенча активлык сизелми, диде Камил Нәҗмиев.
Районның баш архитекторы Владимир Петров бәйрәмгә әзерлек чаралары һәм аны үткәрү буенча җаваплы оешмаларга йөкләнгән бурычлар белән таныштырды, бигрәк тә иң беренче чиратта биналарның фасадларын Яңа елга бизәүгә игътибарның тиешенчә булмавын ассызыклады.
Яңа ел алдыннан шәһәребез кабатланмас матурлыкка уралырга, бизәлергә тиеш, ә тудырылган бәйрәм атмосферасы шәһәребездә яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын яхшы кәеф бүләк итәчәк, диелде киңәшмәдә, җаваплы оешмаларга бурычлар йөкләнде.
Безнең өстәмә
Яңа ел бәйрәме кысаларында районда быел да “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше”нә традицион бәйге игълан ителде. Ул район башлыгының карары белән расланган. Җиңүчеләр нинди номинацияләр буенча билгеләнәчәк? Бу хакта тагын да тулырак мәгълүмат белән танышырга теләсәгез, безнең яңалыкларны карап барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев