Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм - уеннар гына түгел, бүләкләр дә

«Полянка» шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда Сабантуй - татар халкының иң яраткан бәйрәме - балалар өчен күңелле, якты бәйрәм үткәрү күркәм традициягә әверелде.

Хәзерге вакытта монда Минзәлә мәктәп-интернаты, Казанның 11 нче интернат-мәктәбе, Нурлат һәм Алабуга балалар йорты балалары, Югары Атары интернат-йорты балалары, шулай ук шәһәребезнеңинтернат-мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыталар. Бәйрәмгә Минзәлә шәһәренең «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар да килделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева балаларны бәйрәм белән котлады һәм аларга лагерьда күңелле һәм файдалы ял итүләрен теләде. Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр «Чәй табынына чакыру» хореографик композициясе белән чыгыш ясадылар.

Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурһади Гыйльфанов барлык катнашучыларга социаль партнерларга рәхмәт һәм бәйрәмнең татар халкының рухын чагылдыруын билгеләп үтте. Биредә мәдәни гореф-гадәтләргә битараф булмаган кешеләрнең иҗтимагый инициативасы тулысынча күренә, аларның ярдәме белән теләсә кайсы бәйрәмне якты, эчтәлекле, кабатланмас итеп үткәрергә мөмкинлекләр тудыра.  Бәйрәмне оештыруга үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Республиканың барлык энергетиклары исеменнән Минзәлә интернат-мәктәбенең попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева чыгыш ясады. Ул зур горурлык белән балаларга карата булган мәхәббәте, ятим балаларны тәрбияләүдә һәрвакыт файда кертергә теләге барлыгы хакында сөйләде һәм бүләкләр тапшырды.

Барлык балалар өчен дә төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрелде: «капчык киеп йөгерү», «чүлмәк вату», «ат чабышлары», «көянтә асып йөгерү», «бүләкләрне кисү», «авызга кашык һәм йомырка кабып йөгерү», шулай ук армрестлинг һәм милли көрәш.

Балалар өчен понида, квадроциклда йөрү, төрле биеклектәге батутларда сикерү, татлы вата һәм туңдырма белән сыйлану да да күңелле булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев