Бәйрәме бар халык – бай халык, ул яшәргә хаклы макталып!
Быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабан туе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды. Район Сабан туе мәйданына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының байракчылар төркеме, Сабан туеның олы кунаклары - районның язгы кыр эшләре алдынгылары, фермерлар, спортчылар, шәһәрнең мактаулы гражданнары килеп керде, халык кул чабып каршы алды. Татарның җан, рух...
Быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабан туе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.
Район Сабан туе мәйданына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының байракчылар төркеме, Сабан туеның олы кунаклары - районның язгы кыр эшләре алдынгылары, фермерлар, спортчылар, шәһәрнең мактаулы гражданнары килеп керде, халык кул чабып каршы алды.
Татарның җан, рух һәм тән берлеген чагылдыручы, шул ук вакытта барлык милләт халыкларын берләштерүче зур бәйрәм - Сабантуй районыбызда колач җәеп узды. Бәйрәм бай эчтәлекле әдәби музыкаль композиция белән башланып китте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары аксакал, ак әби һәм аларның оныклары яшь чакларын искә алдылар, сабан сөрү һәм язгы чәчү, печән чабу, табигатьнең уянуын, шәһәребезнең урта уку йортларында укучылар Универсиадага багышлап спорт һәм экология елына музыкаль композиция күрсәттеләр. Сабан сүзенә килгәндә аның ике төрле мәгънәсе бар. Берсе - сабан, ягъни җир сөрү коралы, икенчесе - яз көне чәчелгән иген. Ничек кенә булса да, алар икесе дә Җир-анага хөрмәт, ихтирам һәм табынуны белдерә. Менә шуны күрсәттеләр инде безнең артистларыбыз. Күккә күгәрченнәр очырылды.
Сәхнәгә Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов һәм ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күтәрелделәр. Район җитәкчесе үз котлавында Сабантуй бәйрәменең иң беренче чиратта хезмәт кешесен зурлар өчен үткәрелүен, географиясенең елдан-ел киңәюен, милли рухлы бәйрәм булуын азсызыклады. Ул барлык минзәләлеләрне һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Министр Айрат Сибагатуллин ТР Президентының Сабантуй котлавын җиткерде, минзәләлеләрне бәйрәм белән котлады. Аннары Сабантуйны үткәрү комиссиясе рәисе Илгизәр Шагалиев бәйрәмне ачык дип белдерде. Сабантуй соңгы еллардагы традиция буенча алты парашютчының күрсәтмә чыгышлары белән башланып китте, алар зур осталык күрсәтеп мәйдан уртасына төштеләр, минзәләлеләргә истә калырлык матур мизгелләр бүләк иттеләр. Сабантуй байрагын күтәрү хокукы 2868 гектарда яхшы сыйфатлы итеп бөртекле культуралар чәчкән "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгы механизаторы Зирәк Мияссаровка һәм узган елгы абсолют батыр Ренат Әхмәтшинга бирелде.
Сабантуйның мәңгелек традициясе буенча язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап, бил турайтмый эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү белән башланып китте. Кыр батыры Зирәк Мияссаровка зур тәкә, акчалата премия һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Соңыннан хуҗалыкларның язгы чәчү, тырмалау, культивация алдынгылары, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер савучылары, терлекчеләре, нәтиҗәле эшләүче фермерлар бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, спорт, мәгариф һәм мәдәният алдынгыларын тәбрикләү тантаналы шартларда узды.
Алдынгылар һәр елдагыча 16 төрле номинациядә 225 кеше бүләкләнде. Алдынгыларны бүләкләгәннән соң кунаклар халык белән аралаштылар, мәйдан буйлап сәяхәт иттеләр. Кунаклар арасында Яр Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, Казан шәһәрендәге сөт комбинаты директоры, якташыбыз Разиф Кәримов, Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы икмәк продуктлары комбинаты генераль директоры Алмаз Шәрипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар бар иде. Алар мәйдан буйлап урнашкан төрле милләт халыкларының аш-сулы, бай нигъмәтле, кунакчыл йортларында булып аларның ризыкларыннан авыз иттеләр, Минзәлә урман хуҗалыгының аучы йортында булдылар.
Васил Шәйхразиев «Охотники на привале»дә аучылар белән утырып, рәхәтләнеп сөйләште, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кунаклар уен-аттракционнарны күзәттеләр, судагы аттракционнарны яратып карадылар, мини зоопарк белән сокландылар. Мини зоопаркта ни генә юк: кечкенә цесаркадан алып бер тонна 231 килолы нәсел үгезенә чаклы. «Болгар» радиосыннан килгән Дилбәр Фәиз тамашачылар өчен махсус уен оештырып кәефләрне күтәрде. Халык көне буе рәхәтләнеп бәйрәм итте, район мәдәният бүлеге коллективы әзерләгән концерт программасын, милли көрәшне, уен-атракционнарны кызыксынып карады, катнашты. Читтән кайткан кунаклар "Мондый матур Сабантуй күргән юк иде, бик яхшы оештырылган", диделәр.
Кыска гына вакыт эчендә үзен оста хуҗалык итүче, оештыручы итеп таныткан Айдар Фәслаховичның эшлекле, кешеләр белән яхшы мөгамәлә, файдалы мөнәсәбәт урнаштыра белүче икәне дә күренде. Бәйрәмне үткәрүгә күп кенә химаячеләр белән уртак тел табылган, шактый гына акча һәм кыйммәтле бүләкләр җыелган. Монда инде комиссия рәисе Илгизәр Шагалиевның һәм комиссия әгъзаларының түземле, аңлату эшләрен алып баруда осталыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Көрәш - халыкның иң кызыгып карый торган ярышы. Көч сынашулар, бәйгеләр 20 дән артык төрдә гөрләп барды, карап күзәтеп кенә өлгер. Беркемне дә чит итмәделәр, читтән кайтучылар арасында аерым көрәш оештырып, кунакларның кәефен кырмаска тырыштылар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, ел буе Минзәлә даны өчен көрәшкән батырларны да билгеләргә кирәк бит. Алдан әйткәнчә, Чаллы егете (Бикбауныкы дияргә дә була), милли көрәш остасы Айнур Фазылов кунаклар арасында һәм Сабантуйның абсолют батыры исемен яулауга иреште. Минзәлә районы көрәшчеләре арасында абсолют батыр булып Зиннур Гыйльфанов (Тегермәнче), яшүсмер көрәшчеләр арасында Илнар Имаметдинов (Минзәлә) калды. Көрәшчеләр арасында Ришат Камалов, Алмаз Нәбиуллин (икесе дә Кадрәктән), Алмаз Җаббаров (Хуҗәмәт) матур көрәш алымнары күрсәтеп көрәштеләр.
Быел ветераннар арасында көрәш булмады. Яшүсмерләр арасында баш батыр булып калган Илнар тәкә белән бүләкләнде. Шулай ук Минзәлә районы батыры Зиннур Гыйльфанов һәм Сабантуйның абсолют батыры Айнур Фазыловка зур тәкә, 27 мең сумлык плазмалы телевизор тапшырылды. Әйткәнемчә, көрәшчеләр кунакларга һәм Минзәлә районында яшәүчеләргә бүленеп көрәштеләр. Отышлы вариантмы бу, яки югалтумы - көрәшчеләр дә, тамашачылар да үз фикерләрен әле әйтерләр. Һәрхәлдә, көрәш бәйгесендә бер генә чит көрәшче дә юк иде, алар һәммәсе дә кайчандыр бездә туып, шушы мәйданда көрәш серләренә өйрәнеп бүген Чаллыда, Казан шәһәрләрендә яшәп ятучы егетләр генә.
Ат җене кагылганнар чабышкылар һәм юртаклар узышын карарга мәйданнан иртәрәк ипподром янына ашыктылар. Фәкать шуны карарга килгән кешеләрне беләм. Бу төр ярышлар барганда бар халык мәйдан тирәли урын ала.
Бәйге башланганчы анда катнашучылар белән очрашып-кызыксынып ала торган гадәтебез бар. Дулкынланып, түземсезлек белән көтә алар. Әнә Кадрәктән килгән хатын-кызлар авылдашлары Искәндәр Гыйлаҗев өчен борчылалар, дулкынланалар.
Атлар да шулай тынгысызлана, кайберләрен тотып тыярлык та түгел. Атлар чаба! Көрәш Сабантуйның йөзек кашы булса, атлар чабышы- Сабантуйның асылташы ул. Авылда үсеп, ат җигеп яки аңа атланып йөрүнең бер тәмен татысаң, моны онытырга мөмкинме соң?! Кайбер кешеләрнең атлар яратулары шуннан калгандыр. Быел юртаклар арасында - 10, чабышкылар арасында 14 ат катнашты. Юртаклар арасында узган еллардагы кебек беренчелекне дәүләт ат конюшнясыннан "Макс "кушаматлы ат бирмәде. Аның иярләүчесе дә шул ук Аркадий Чернов. Икенчедә - дәүләт нәсел предприятиесеннән "Ньюман" кушаматлы ат белән Екатерина Карноухова, өченчедә дәүләт ветеринария берләшмәсеннән "Шквал" кушаматлы ат белән Радик Шәвәлиев килде. Чаптарларның нәселле атлар ярышында дәүләт ат конюшнясыннан "Мона Лиза" кушаматлы ат, җайдагы Вероника Саматова 1 нче булып килде. Икенче урынны шулай ук дәүләт ат конюшнясыннан "Диляра" кушаматлы ат белән Дмитрий Кашкарев, өченче урынны "Чулман" агрофирмасыннан "Финист" кушаматлы ат белән Данил Садриев яулады. Эшче атлар арасында "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгынан "Тайфун" кушаматлы ат белән Искәндәр Гыйлаҗев чыкты. Икенчедә "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының Якты юл хуҗалыгының "Орлик" кушаматлы аты белән Раил Газизов, өченче булып Иске Маҗын авылыннан "Дерзкая" кушаматлы ат белән Илмир Ишмиев килде.
Бәйрәмдә булган һәркем Сабантуй турында үз фикерен әйтергә мөмкин. Бәйрәм репортажы ахырында берничә генә фикер китерәбез.
Районның кыр батыры Калинин хуҗалыгы механизаторы Зирәк Мияссаров: - Өченче елда да мин кыр батыры исемен яулаган идем, быел менә тагын беренче урынны яуладым. Хезмәтемне бәяли белүләре өчен хезмәттәшләремә, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Сабан туе әләмен күтәрү минем өчен быел да иң дулкынландыргыч мизгел булды. Бу матур көн хәтердә мәңгегә калыр инде.
Богодаровка ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Салихов: - Сабантуй бик ошады, концерт, уеннар карадык. Ул су өстендәге уеннар шаккаттыргыч бит. Көне дә бик матур, кояшлы булды.
"Чулман" агрофирмасы генераль директоры Илдар Исхаков: - Район Сабан туе елдан-ел күңеллерәк үтә. Мин моны үзебезнең агрофирманың авылларында үткән Сабан туе буенча да һәм район Сабан туе буенча да әйтә алам. Бәйрәме булган халык - бай халык, бәйрәм итә белгән халык - бик бәхетле халык. Быелгы Сабан туенда безнең агрофирма хезмәтчәннәре күңелендә менә шундый фикер туды.
Рәхәтләнеп бәйрәм иттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев