Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәмнәрдә ике минзәләле агуланган

Бәйрәмнәрдә ике минзәләле агуланган1-10 гыйнвар көннәрендә республикада алкоголь белән агулануның 21 очрагы теркәлгән. Шуның икесе Минзәлә районында. Әлеге фактларга ачыклык кертү максатыннан Васил Шәйхразиев Минзәлә районы һәм Чаллы белән элемтәгә керде. Минзәлә районында исә өлкән яшьтәге ир-атның үлеменә алкоголь гына түгел, ә йөрәк өянәге дә сәбәпче була. 14 яшьлек чаллылыны...

Бәйрәмнәрдә ике минзәләле агуланган1-10 гыйнвар көннәрендә республикада алкоголь белән агулануның 21 очрагы теркәлгән. Шуның икесе Минзәлә районында. Әлеге фактларга ачыклык кертү максатыннан Васил Шәйхразиев Минзәлә районы һәм Чаллы белән элемтәгә керде. Минзәлә районында исә өлкән яшьтәге ир-атның үлеменә алкоголь гына түгел, ә йөрәк өянәге дә сәбәпче була. 14 яшьлек чаллылыны исә табиблар коткарып кала.

Легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сәүдә итү, суррогат эчемлекләр белән агулану һәм башка шундый проблемалар бүгенге көндә дә бик актуаль.

-Узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, сыйфатсыз алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә көн саен бер татарстанлыны югалтканбыз. Легаль булмаган алкоголь, суррогат продукция белән кайда сәүдә иткәннәрен контрольлек итүче органнар ачыклап бетерә алмаса да, халык әлеге урыннарны бик яхшы белә. Шуңа күрә әлеге яшерен урыннарны ачыклауга халыкны да җәлеп итәргә кирәк. Легаль булмаган алкоголь һәм сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сату хакындагы конкрет мәгълүмат өчен бүләкләү системасын кертергә кирәк. Ничек, ни рәвешле икәнен һәр муниципалитет үзе хәл итәргә тиеш, - дип ассызыклады ТР премьер-минстр урынбасары Васил Шәйхразиев, агымдагы елда беренче тапкыр алкоголь продукциясенә бәйле мәсьәләләрне анализлауга багышланган видеоконференция режимында узган утырышта.

Татарстан буенча бүген ЕГАИС системасына сәүдә объектларының 98 проценты күчкән. Минзәлә районында исә алкоголь продукциясе белән сәүдә итәргә рөхсәте булган кибетләрнең 99 проценты әлеге система белән "коралланган". Бу системага күчәргә өлгермәгән коммерция структурасындагы бер кибетне дә тиз арада ЕГАИСка тоташтыру бурычы куелды утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев