Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чулманлылар бодай чәчә башлады

Районда якшәмбе көнне чәчү кампаниясенә старт бирелде - "Чулман" агрофирмасы беренчеләрдән булып бодай чәчүгә кереште.

- 3100 гектарда күпьеллык үләннәр тукландыру һәм тырмату эшләрен тәмамлап, чәчүгә төштек. Ходай Тәгалә көннең дә әнә нинди матурын бирде, - дип каршыладылар безне Хуҗәмәт авылы янындагы 106 гектарлы басуда эшләүче механизаторлар, шоферлар Наил Шәйхетдинов, Өлфәт Фәрдиев, Дамир Әбүбәкеров.

Язгы кыр эшләрендә барлыгы 40 тан артык техника, дүрт чәчү комплексы һәм башка агрегатлар катнашачак икән. Аларның барысын да тәҗрибәле механизаторлар хезмәтләндерә.

- Язгы кыр эшләре 13 мең гектарда башкарылачак. Монда чәчүдән тыш, уҗым басуларын, күпьеллык үләннәрне тәрбияләү кебек эшләр дә керә. Кинәт килгән җылылык чәчүне иң кыска вакытта үткәрүне таләп итә - туфракта дым көннән-көн кими. Шуңа төп эшләрне 9 майга кадәр башкарырга ниятлибез, - ди агрофирма генераль директоры Илдар Исхаков. Оптимистик караш өчен нигез бар. Тәҗрибәле эшчеләр, техника, ягулык, орлык, минераль ашлама җитәрлек. Басулар өлгерү белән калган чәчү комплекслары, агрегатлар басуга чыгачак. Барлык зур һәм тигез басулар алар ярдәмендә башкарыла.

Шунысы мактауга лаек, агрофирмада хәзер эш-ләгән кешенең кадерен беләләр. Басуга кайнар ашны «Куйбышев» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Гәрәев үзе китерә, техникага вак-төяк ремонт та, басуда башкарыла. К-744 тракторында "Моррис" чәчү комплексы белән Хәлил Габделхаков көнгә 65 гектар чәчү чәчәргә тиеш булса, беренче көнне 70 га, икенче көнне 100 га бодай чәчкән.

- Норманы арттырып үтәргә шушы егетләр булыша, - ди Хәлил Габделхаков. Җитештерүчән хезмәт өчен бөтен шартлар тудырылган. Игенчеләр моны яхшы аңлый, шуңа да хезмәт дәрте кыза, бер көннең елны туйдырыр чагы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев