Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чыршы киселү - матурлык югалу дигәнне аңлатмый

Коммуналь челтәрләр урнашкан бина янындагы өч чыршының берсе киселүе хакындагы мәълүмат резонанс тудырды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Хәтта ул хактагы мәгълүматны нигә куйдыгыз дип сораучылар да булды. Нигә кистеләр, хаклары бар идеме дип кайнарланучылар да табылды.

Шулай дулкынлану хәзерге МФЦ, Таттелеком биналары янындагы чыршыларны кискәч тә булган иде. Һәр кисүнең үз сәбәбе булды. Андый зур үсәсе агачларны бина янына ук утыртырга ярамаганлыгын уйлап бетермибез бит.

Шәһәрдә ел саен меңләгән төрле сорттагы агач утыртыла. Шактые үсеп китә алмый. Агач үсентеләрен каерып алганда тамыр системасы бозыладыр.Төп сәбәбе-карау җитми. Махсус оешма су сибеп өлгерә алмыйдыр, кышын юл кырыйларындагы, җәен кешеләр, кәҗәләр, этләр скверлардагы агачларга зыян сала. Аерым кешеләрнең кызу көннәрдә агач төбенә су сибеп йөрүе бик сирәк күренеш.

Шәһәрдәге иске агачлар киселә, алар урынына, буш мәйданнарга төрле сорттагы агач үсентеләре утыртыла.
Тиздән, район башлыгы Айдар Салахов инициативасы белән, шәһәр янындагы инде күптән ябылган чүплек урынында 1,7 гектарда агач үсентеләре утыртылачак.

Шәһәрдәге яшеллек иллюзиясен америка кленнары тудыра иде. Соңгы елларда утыртылган үзебезнең агачлар тиздән шәһәрне яшеллеккә күмәр әле. Һәр кеше яшеллекне арттыруга үз өлешен, сүз болгатып түгел, агач утыртып кына кертә ала.
Равил Шәехов кебек. «Пятерочка» артындагы үсентеләр аның кулы белән утыртылган.

Сүз барган бина мәдәни-тарихи бина булып санала. Матур агачлар ул бинаны каплый башладылар.

Бушаган урынга коллектив туя агачы утыртырга җыена.

Бина тирәсе матураячагына шик юк, шәһәрне чәчәккә күмүдә аларның өлеше бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев