Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Данила май ахырында кабат Мәскәүгә барачак

Данила Новиковны Александр Мироновның “Беспризорники” нәфис фильмында төшәргә чакырдылар.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")

“Мәктәп” скверын тантаналы ачу вакытында  шәһәрнең 1 нче урта мәктәбе укучысы, НТВ каналының “Син супер!” музыкаль бәйгесендә шәһәребез һәм республикабыз данын яклап уңышлы чыгыш ясаган, ярымфиналга чыккан Данила Новиковны да тәбрикләделәр.

Даниланың җиңүе нәтиҗәсендә безнең Минзәлә шәһәрен хәзер бөтен дөнья белә! Без моңа бик шат һәм аның белән горурланабыз. Аңа иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр!

Данилага районның мәдәният тормышында актив катнашканы өчен район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. “Мелиорация” Минзәлә ПМКсы” оешмасы директоры Олег Ильин яшь җырчыга акчалата бүләген тапшырды.

Минзәләнең сандугачы моңа җавап итеп тантанада катнашучыларга җыр бүләк итте.

Даниланың әбисе –Лилия Васильченко оныгының иҗаты турында болай диде:

–Без әлеге проектны тормышка ашырганда безгә оныгым белән Минзәләдән  еракта, Мәскәүдә ике ай булырга туры килде. Дулкынландык, борчылдык, шушы чорда Данилага һәрвакыт таяныч булган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәм. 59 катнашучы арасында җиңүчеләр сафына чыгу бик җиңел түгел. Оныгым сәхнәгә чыкканда дулкынландыргыч мизгелләр кичердем, йөрәгем ничек түзгәндер. Жюридагы танылган,данлыклы шәхесләрнең бәяләрен тыңлаганда шундый рәхәт тойгы кичердем. Бу конкурс балаларның сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Һәм менә нәрсә: безнең Даниланы да Александр Мироновның “Беспризорники” нәфис фильмында төшәргә чакырдылар. Тапшыруга әзерләнгән чорда безнең съемкаларны  әлеге режиссер да карап барды һәм берничә малайны сайлап алды. Данила май ахырында кабат Мәскәүгә барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X