Данир Сабиров Гөлек Сабантуенда җиңгән призын авыл мәчетенә бүләк иткән
Җырчы бәйләнгән күзләр белән 17400 сум җиңгән
Минзәлә районының Гөлек авылында зур масштабта узган Сабантуйга кунак буларак чакырылган популяр татар җырчысы Данир Сабиров чүлмәк вату уенында катнашкан һәм уңышка ирешкән.
Әлеге ярышта үз көчен эшмәкәр Эдуард Кузнецов та сынап караган (З нче фото) һәм шулай ук җиңгән.
— Данир Сабиров һәм Эдуард Кузнецов үзләре җиңгән акчалата призларны (гомуми суммасы 51500 сумны) хәер буларак Гөлек авылы мәчетенә калдырдылар. Әлеге акчаларны авыл имам-хатыйбы Хәкимҗан хәзрәт Әгъләмовка тапшырдык, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова (1 нче фотода Данир Сабиров белән).
Данир Сабиров та үзенең социаль челтәрләрдәге сторисларында:
— 100 сум түләп, чүлмәк ватарга кергән идем, нәтиҗәдә, 17400 сум отып чыктым! Өстенә тагын 5 тәңкә өстәдем дә, акчаны авыл мәчетенә тапшырдым. Аллаһ Тәгәлә һәркайсыбызга саулык-сәламәтлек, илебезгә тынычлык бирсен, — дип язган.
Фотолар:1, 2, 3 нчеләр белән Ильмира Аксюкова бүлеште, 4 нчесе Данир Сабировның социаль челтәрләрдәге сторисыннан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев