Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Депутатлар мәгариф хезмәткәрләре белән очраштылар

ТР Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хабибуллин һәм экология, табигать байлыкларыннан файдалану, агропромышленность һәм азык-төлек сәясәте буенча рәисе Азат Хәмәев килде.

Депутатлар кабинетларны карадылар, яңа гына кайткан мобиль планетарийны бик ошаттылар, педагогия көллиятенең актлар залында мәгариф хезмәткәрләре белән очрашу уздырдылар. Аларны район башлыгы Айдар Салахов озатып йөрде. Очрашуда Минзәлә муниципаль районында 2019 елда республика программаларын тормышка ашыру йомгаклары һәм 2020 елга планнар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухлонцев, район мәгариф бүлегенең эшчәнлеге турында мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Леонид Петраев чыгышы тыңланды.

Гомумән республикабызда 40 максатчан программа эшләп килә, аларның 25 ендә районыбыз катнаша, алар кысаларында шәһәребез һәм авылларыбыз үз территориясенең тышкы кыяфәтен һәм функциональлеген яхшырту өчен РФ, Татарстан казнасыннан акча ала. 2019 елда районыбызга 3,5 млрд. сум күләмендә инвестиция кертелгән.

Очрашу барышында мәгариф учреҗденияләре хезмәткәрләреннән тарафыннан депутатларга теләк-тәкъдимнәр керде:

- педагогия көллиятенең тулай торагын капиталь төзекләндерү,

- Элеваторная бистәсенән Садак бистәсенә кадәр 3 километр озынлыкта шәһәрне әйләнеп үтә торган юл салу,

- Садак бистәсендә яңа урамнарда юллар төзү,

- шәһәребездәге ”Победа” кинотеатрын төзекләндерү,

 - балалар бакчаларында абонемент түләүләрен киметү,

- М-7 юлыннан Екатерина күперенә чаклы юл салу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев