Депутатларны хатын-кызларның сәламәтлеге борчый
Хатын-кызлар сәламәтлеге буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линия телефоны эшли. Бүген, 28 февральдә, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә «Хатын-кыз игътибары» дигән чираттагы “кайнар линия” телефонын оештыра.
«Хатын-кызлар сәламәтлеге» проблемасы буенча кызыксындырган сорауларга депутатлар, республика халкына медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр һәм консультантлар җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоны 236-00-71. Кайнар линия 09.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк.
Игътибар! Телефон буенча консультация, әлбәттә, табибка баруны алыштыра алмый. "Кайнар линия " дә алынган мәгълүмат, барыннан да элек, таныштыру чарасы булып тора һәм ул табиб белән турыдан-туры консультацияләрне алыштыру сыйфатында кулланыла алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев