Минзәлә
  • Рус Тат
  • Динә Чатурова БДИда 98 баллны ничек җыюы турында сөйләде.

    1 нче урта мәктәпне тәмамлаган Динә Чатурова бердәм дәүләт имтиханында 98 балл җыйды.

    (Минзәлә, 29 июль, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Беренче мәктәпне тәмамлаган 17 яшьлек Динә Чатурова рус теле буенча БДИда 98 балл җыйды. Мәктәп олимпиадаларында актив катнашучы, спортчы, музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаучы, отличник, КФУда олимпиада җиңүчесе һәм Россия Хөкүмәте янында Финанс университеты олимпиадасы призеры Динә «Минзәлә-информ» корреспондентына имтиханнарга әзерлеге турында сөйләде:

    «Мин профильле математиканы 84 баллга, рус телен 98 һәм җәмгыять белемен 97 баллга тапшырдым. Рус теле буенча без 10нчы сыйныфтан ук БДИга әзерләнә башладык, өстәвенә, миңа әнием бик булышты – ул белеме буенча педагог. Физика-математика профильле сыйныфта укыдым, - бу да югары баллар алуга ярдәм итте. Район мәгариф бүлеге безнең өчен консультацияләр һәм элективлар оештырды. Әмма мин өйдә дә мөстәкыйль укыдым: репетитор белән дистанцион рәвештә шөгыльләндем. Киләчәгемне финанслар өлкәсендә күрәм, шуңа күрә Россия Федерациясе Хөкүмәте янындагы Финанс университка укырга керәсем килә. Барысына да киләчәктә укырга керергә теләгән ВУЗлар олимпиадаларында катнашырга киңәш итәм: нәтиҗәләре йә өстәмә баллар, йә кергәндә льготалар бирә. БДИны уңышлы тапшыру өчен үзеңне бәяләп бетермәскә һәм артык бәяләмәскә кирәк, үз көчеңә объектив таяну, максат кую, мораль һәм физик яктан тырышып әзерләнү мөһим, дип уйлыйм.»

    Сүз уңаенда, 11 ел эчендә, Динә бер тапкыр да ударник булмыйча, бары тик отличник булды. Чыгарылыш сыйныф укучысы, аның әнисе һәм педагог белән тулы интервью "Минзәлә” газетасының якындагы саннарында чыгачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: