Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дин әһелләре хәрби хезмәткә чакырылучы Минзәлә егетләренә хәерле юл теләделәр

Минзәлә районыннан быелгы язгы чакырылышта хәрби хезмәткә 30дан артык егет китә.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Хәрби хезмәткә китәргә җыенган егетләр өчен бүген үтә дә җаваплы көн иде: чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Утырышка кадәр район хәрби комиссариатында Минзәлә районы дин әһелләренең хәрби хезмәткә чакырылучылар белән очрашуы булды. Очрашуда район хәрби комиссары Сергей Владимиров та катнашты. Мондый традиция күптәннән килә, һәм ул һәр чакырылыш алдыннан үткәрелә.
–Хәрби Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү, үз илеңне, Ватаныңны саклау –изге бурыч һәм мактауга лаек гамәл. Сез Ватан алдында сынатмаска, кыю булырга тиеш, – диде район хәрби комиссары Сергей Владимиров хәрби хезмәткә чакырылучыларга.
Хәрби хезмәткә китәргә җыенган егетләр Рәмзил хәзрәт белән Роман атакайның сөйләгәннәрен, үгет-нәсихәтләрен игътибар белән тыңладылар, үзләренең сорауларын бирделәр.
Рәмзил хәзрәт тә, Роман атакай да Хәрби Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итәчәк егетләргә һәрвакыт алга барыгыз, яңа үрләргә ирешергә, авырлыклар алдында югалып калмагыз, кыю булыгыз, хәерле юл сезгә, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев