Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәүләт телләре хакындагы канун авылларга да кагыла

Канун үтәлеше турында видеоконференция буенча җыелыш Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров кабинетында узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 15 июльгә кадәр авыл җирлекләрендәге торак пунктларында да күрсәткечләр, адрес такталары республиканың “Дәүләт  телләре хакындагы” канунына нигезләнеп тәртипкә китерелергә тиеш. Әлеге хакта видеоконференция рәвешендә уздырылган җыелышта ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхразиев әйтте.

Вице-премьер  сүзләренчә, шулай ук елга, инеш атамаларының ике дәүләт телендә язылган күрсәткечләре дә шушы датага кадәр урнаштырылырга тиеш.

Җыелышта шулай ук норматив-хокукый актларның ике дәүләт телендә алып барылуы, урам күрсәткечләренең республика канунына нигезләнеп урнаштырылуы (Минзәләдә – әлеге күрсәткеч 99%), канун бозган өчен ничә протокол төзелүе ( 2020 елның 1 кварталында Минзәлә районында 6 протокол төзелсә, апрельдә - 0) һ.б. мәсьәләләр турында сүз барды.

Үз ведомстволарында алып барылган эш хакында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук Спорт, Урман хуҗалыгы, Сәнәгать һәм Сәүдә министрлыклары, «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы чыгыш ясады. Районнардан да чыгыш ясадылар.

Шулай ук Васил Шәйхразиев ачылучы объектларда да барлык мәгълүмати стендлар, күрсәткечләр, адрес такталары Дәүләт телләре хакындагы канунга нигезләнеп эшләнергә тиешлеген билгеләп үтте.

Видеоконференциядән соң шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров куелган бурычларны мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлы башкарырга кирәклеген искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X