Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дусай Кичү авыл клубында балалар өчен махсус чыршы бәйрәме үткәрелде

Бу хакта безгә “Минзәлә” газетасын даими укучыбыз –клуб мөдире Гөлнара Гайсина хәбәр итте. Газетага 2020 елның беренче яртысына да язылып куюын әйтте.

Залга җыелган балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмгә хәтта хәйләкәр төлке дә, тиен дә, аю да, куян, бүре дә килгән иде. Тычкан малае, нәни Шурәлеләр бәйрәмгә ямь өстәделәр. Балалар алар белән дуслаштылар, бергәләп уеннарда катнаштылар. Ә Кыш бабай актив балаларга тәмле-тәмле бүләкләр өләште.
Ә сез кышкы каникулларны ничек үткәрәсез, нинди чараларда катнаштыгыз? Безнең белән дә уртаклашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев