Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дусай-Кичүдә әфганчы-интернационалистны искә алдылар

Дусай-Кичү авылы клубында Дусай-Кичү авылы клубы, Яңа Мәлкән авылы китапханәсе һәм Яңа Мәлкән мәдәният йорты белән берлектә афганчы-интернационалист Латыйпов Дамир Хәсән улына багышлап, "Аңа 19 яшь иде..." дип исемләнгән хәтер һәм истәлекләр кичәсе үткәрелде.

Кичәгә багышлап күргәзмә эшләнде, анда Дамирның хатлары, фотолары урын алган иде. Бәйрәмгә афганчы-интернационалист Яңа Мәлкән җирде үзидарә рәисе Нәҗметдинов Зөфәр Имаметдин улы һәм Латыйпов Дамирның әтисе һәм туганнары чакырылган иде. Дамир турында истәлекләр белән классташлары, күршеләре, авылдашлары да чыгыш ясады. Кичә җыр һәм гармун моңнары белән үрелеп барды. Кичәгә кадәр авылдашлар, җирле үзидарә, волонтерлар белән берлектә Дамирның әтисе яшәгән йортка куелган мемориаль тактага чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев