Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дусай Кичүдә сугышчы-интернациалист, “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры Дамир Латыйповны искә алдылар

Бүген Дусай Кичү авылында әфганчылар үзләренең сугышчан дусларының берсе – Әфганстанда батырларча һәлак булган якташыбыз “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры Дамир Латыйповның туган йортына килеп, аны искә алдылар.

(Флүрә Мусина, “Минзлә-информ”)

Бүген батыр сугышчының һәлак булган көне. Дамирның туган йортына моннан өч ел элек элмә такта куелган иде. Дамирның сугышчан дуслары әлеге элмә тактаны яңартып куйдылар. Батыр сугышчының әтисе Хәсән абыйның, аның тормыш иптәше Кәримә апаның хәл-әхвәлен сораштырдылар. Очрашуга Дамирның апасы Дамира да катйкан иде. Әлеге очрашуны районның сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Флүс Усманов шушы оешма әгъзалары белән бергәләп оештырды. Очрашуга Дамирның сугышчан дуслары – сугышчы-интернационалистлар Минзәлә районы Тулбай авылыннан Наил Шәйхетдинов, Җәмәктән Илсур Фәттахов, Бикбаудан Азат Әхмәтханов, Актаныш районының Пучы авылыннан Иршат Хәмидуллин килгән иде. Илсур һәм Наил Дамир белән бергә учебкада булганнарын, ә Иршат Әфганстанда сугышчан операцияләрдә катнашканнарын сөйләделәр.

Хәсән абый шушы аяныч сугышта бик яшьли, 19 яшендә һәлак булган  улы турындагы хатирәләр белән уртаклашты, фотоларын, хатларын караганда күз яшьләрен тыя алмады.

–Дамир бик эшчән, акыллы һәм тәүфыйклы бала булып үсте. Армиягә кадәр Воровский исемендәге совхозда киномеханик булып эшләде. Без аның белән горурланабыз. “Әфганнан кайтсам, эшкә урнашам, сезгә яңа йорт салып бирәм” дип хатлар язды. Армиягә киткәнче дә безгә булышып торды, –  диде ул.

Дамир СССР Хәрби Көчләренә 1986 елның 17 октябрендә чакырыла. Учебкадан соң 1987 елның маенда Әфганстанга эләгә. Сугышчан операцияләрдә катнаша. 1987 елның 29 июлендә Хәнабад торак пункты янында урнашкан сакчылар заставасына сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек китерү бурычын үтәгәндә һәлак була. Дамир Латыйпов батырлык һәм кыюлык өчен “Кызыл Йолдыз” (үлгәннән соң) ордены белән бүләкләнә.

Сугышчан дуслары Воровский исемендәге совхоз зиратында җирләнгән Дамирның каберенә чәчәкләр салдылар, бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

–Безнең изге бурычыбыз – Әфганстанда башларын салган батыр ир-егетләребезне хәтеребездә саклау һәм аларның ата-аналарына кадер-хөрмәтебезне күрсәтү, – ди Флүс Усманов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев