Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәвек артистлары Гран-при ияләре, педагогия көллияте укытучылары, студентлары икенче булды

Ике атна барган фестивальнең йомгаклау өлеше бүген җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Көтелгәнчә, Гран-прига Дәвек коллективы лаек булды. Авылдашлары, районның иң эре эшмәкәрләренең берсе Язкяр Биҗанов баян бүләк итте. Педагогия көллияте коллективы икенче булды. Күп коллективларга эшмәкәрләр үз бүләкләрен, ә театр махсус ясаткан Мактау кәгазьләре тапшырды. Әлеге тантананың кайбер мизгелләрен минем Инстаграмдагы биттән карый аласыз.
Наратлыкичүләр куйган комедияләрен бик оста уйнадылар. Диалоглары Минзәлә артистларныкыннан ким түгел иде. Көндез Иркәнәш артистлары куйган спектакльдә бик әйбәт булды диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X