Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дымлы җиргә сиптерелгән ашлама эреп, сеңеп өлгерә

Ә инде коры җиргә чәчсәң, аның файдасы кими. Шунлыктан минераль ашламаларны тиз арада кертү зарури. Март азагында керткән минераль ашламаның көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә файдасы күп, хәзер алар матур гына булып күтәрелә башладылар.

(Минзәлә, 6 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев)

Район хуҗалыкларында көзге культуралар-8584, күпьеллык үләннәр 1336 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-300, көзге культуралар-250 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-525 гектарда башкарылган. Хәзер көзге культураларның, күпьелллык үләннәрнең уянган чагы, аларның ныгыр өчен “ ашарга сорган” чаклары. Районыбыз игенчеләре иртә сабан культуралары чәчү эшенә керә алмыйлар, чөнки төннәрен суыта, туфрак җылына алмый,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев. Фермер хуҗалыклары һәм “Кама беконы” ҖЧҖ игенчеләре көзге культуралар, күпьеллык үләннәрне тукландыруга һәм тырмалауга керешмәделәр. Барлыгы хуҗалыкларда 3962 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.  

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев