Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Екатерина күперен реставрацияләү дәвам итә

Исеме еракларга таралган, ләкин моңа кадәр күп еллар файдаланылмыйча торган, металлы киселә башланган, Минзәлә елгасына үзенчәлекле ямь бирүче генә түгел, шәһәребез символына әверелгән Екатерина күпере аша озакламый җәяүләп йөрергә мөмкин булачак.

Шәһәр яклап кына түгел, икенче як ярында да кызу эш кайный бүгенге көндә: күпер реставрацияләнә, моннан тыш ял итү зонасында – пляж, җәяүлеләр сукмаклары ясау өчен әзерлек эшләре алып барыла.

Район башлыгы Айдар Салахов катнашында шәһәрдәге объектларда төзелеш һәм капремонт барышы белән танышып йөрүче җитәкчеләргә субподрядчы оешма җитәкчесе Егор Юдин яр буендагы эшләр турында сөйләде.

–Төзелеше эшләре төгәлләнеп килә. Хәзер яр буеның перспективада ничек файдаланылачагы турында да фикер алышыр чак җитте. Бу юлы сүз шушы хакта барды.

Минзәлә елгасы яр буе ничек файдаланылыр? Ничек итеп аны тарту үзәгенә әверелдерергә? Бу хакта яңалыкларны без даими яктыртып барачакбыз.

Безнең өстәмә

Билгеле булганча,2018 елда Минзәлә районы “Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр” Бөтенроссия конкурсында катнашты, Минзәлә елгасы яр буен реконструкцияләү проекты 55 млн сум грант откан иде.Проект кысаларында күперне реконструкцияләүдән тыш, яр буенда ял итү зонасы да булдырылачак.

Хөрмәтле минзәләлеләр, шәһәребез кунаклары, ә сез әлеге күпернең тарихы турында нәрсәләр беләсез? Безнең белән дә уртаклашыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X