Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экология елы нәтиҗәләре буенча җиңүче минзәләлеләрне бүләкләделәр

Бүген район мәдәният сараенда Минзәлә районы авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, белем бирү учреҗденияләре арасында Россиядә 2017 ел -Экология елы, Татарстан Республикасында да шулай ук Экология һәм җәмәгать киңлекләрен елы буларак әлеге елга йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте. Әлеге танатанада район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының экология һәм табигать...

Бүген район мәдәният сараенда Минзәлә районы авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр, белем бирү учреҗденияләре арасында Россиядә 2017 ел -Экология елы, Татарстан Республикасында да шулай ук Экология һәм җәмәгать киңлекләрен елы буларак әлеге елга йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

Әлеге танатанада район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең начальнигы Наил Гарипов, әлеге идарәнең әйдәп баручы белгече Владимир Мозафаров, район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предриятие җитәкчеләре республика конкурсында җиңүчеләр һәм табигатьне саклауда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр катнаштылар.

Хәзерге заманда экология темасы актуаль булып кала.Бу ел, билгеле булганча Росиядә Экология елы дип игълан ителгән иде.Минзәләбезнең матурлыгы, чисталыгы өчен ел дәверендә яшелләндерү, төзекләнднрү, яр буйларын чистарту, чисталык айлыклары, агач утырту акцияләре игълан ителде, өмәләр оештырылды. Менә хәзер шуңы эшләргә йомгак ясар вакыт җитте. Минзәлә районында 56 тапкыр район өмәсе, оештырылды, 3000нән артык агач һәм куак утыртылды, 116 санкцияләнмәгән чүплек юк ителеп 300 кубометр төрле калдыклар юк ителде. Районыбызның төрле оешмалары республика конкурсларында: "Эковесна" , "Экомәктәп-2017", "Экобакча-2017", "Экогаилә", "Эколидер", "Табигать һәм кеше", "Экооешма", "Мәктәп экопатруле", "Кошлар көне", "Экологик белем көне", "Чиста яр", Иң яхшы төзекләндерелгән чишмә" акцияләрендә катнашып җиңү яуладылар.

Бу тантанада 14 номинациядә 46 кеше министрлыкның, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев