Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эш активлыгын арттыру – көнүзәк мәсьәлә

Аю авыл җирлегендә яшелчә үстерү, кошчылык, умартачылык, виноградчылык, маллар үстерү һәм симертү белән шөгыльләнүче 80нән артык кеше бар.

(Минзәлә, 28 гыйнвар, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). 600гә якын кеше яшәгән җирлектә эш активлыгын тагын да арттырырга мөмкинлекләр бар. Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимовның чыгышында төп урынны шушы мәсьәлә алып торды. Программада катнашып грант отучылар булуы куанычлы, алар башкалар өчен дә үрнәк. Аю авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында шушы хакта фикерләр яңгырады. Әйтик, узган ел “Полянка” фермер хуҗалыгы “Агростартап” программасында катнашып, 3 млн грантка ия булган.
“Шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерү буенча дәүләт программаларын актив катнашу өчен юнәлешле эш алып барабыз”, – диде авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов. Фермер Рамис Миргаязов үрнәгендә быел 3 шәхси хуҗалык, 3 шәхси эшмәкәр грантларда катнашырга җыена.
“Хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгы тармакларын үстерү, халыкның яшәешен яхшырту максатыннан кабул ителгән программаларда катнашу мөһим”, диде халык җыенында район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев.
Халык җыенында катнашучылар алдында “Август-Мөслим” нең Минзәлә бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Латыйпов чыгыш ясап, узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Басуларны гербицидлар белән эшкәрткәндә шәхси хуҗалыклар белән ике арада аңлашу булсын иде дип, Аю авылында яшәүчеләр үзләренең үпкәләрен белдереп алдылар.
Җыенда шулай ук авыл җирлеге территориясен төзекләндерү мәсьәләләре, бигрәк тә авыллардагы юллар проблемасы тагын кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев