Минзәлә
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрлек: салым салуның кайсы системасына күчәргә

    2021 елның 1 гыйнвареннан керемгә бердәм салым режимы – ЕНДВ бетереләчәк. Моңа кадәр ЕНВД түләүче эшмәкәрләргә үзләренә кулай салым режимын сайларга кирәк.

    (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
    Татарстанда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең ЕНВДдан бүтән төрле салым режимнарына күчүен оештыру буенча актив эш алып барыла.
    Район салым хезмәте, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләренең Минзәлә районы кече бизнес вәкилләре белән очрашуы да шушы көнүзәк мәсьәләгә багышланды.
    ТР буенча 9 нчы санлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Екатерина Акчурина башка төр салым режимына күчүнең үзенчәлекләре турында сөйләсә, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Сергей Карпухин “Салым салу һәм керемгә бердәм салым бетерелү шартларында бизнесны алып бару” темасы буенча чыгыш ясады. Эшмәкәрләр әлеге актуаль мәсьәлә буенча үзләренең сорауларын бирделәр. Очрашу эшмәкәрләр өчен файдалы булгандыр. Чөнки алар өчен катлаулы чор – ел ахырына кадәр үзенә кулай булган салым режимын сайларга кирәк.
    Моңа кадәр ЕНВД системасында эшләгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр түбәндәге салым режимына күчәргә хокуклылар: гадиләштерелгән салым салу системасына; патентлы салым салу системасына (үз эшчәнлекләренә унбиштән ким хезмәткәр җәлеп иткән шәхси эшмәкәрләр); хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр “һөнәри керемгә салым” системасына күчә алалар.
    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 ел ахырына кадәр сайламаган эшмәкәрләр автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәк.
    Россия Федераль салым хезмәте сайтында оптималь салым режимын сайлау өчен һәр аерым бизнес субъекты өчен салым салу режимын сайларга ярдәм итүче сервислар эшли. ТР сәүдә-сәнәгать палатасының да кайнар линия телефоны эшли. 8-9872192525 телефоны буенча салым салуның башка режимына күчү буенча сораулар бирергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: