Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фаттаховлар шәҗәрәсе Майкы бийдән башлана

Бу хакта Әтрәкле авылында  Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашуда, Илгиз Каюмов сөйләде.


Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хәер, Каюмовлар нәселе дә Майкы бийдән башланган нәсел агачының бер буыны.
Әлеге очрашуның инициаторы булган авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова әйткәнчә, эзләнүләр барышында алар 17 нче буынга хәтле барып җиткәннәр. Әлеге очрашуны оештырырга күптәннән хыялланган . Ниһаять, туганнарны бергә җыеп аралашу насыйп булган.Абыйсы Радик Фәттахов ярдәме белән Илгиз ага Каюмов мәгълүмат туплау өлкәсендә күп эшләгән.Очрашуны бәйрәм итеп үткәрү чыгымнарын да Радик Фәттахов үз өстенә алган.
Радик Фәттахов: 
-Телефоннан аралашу гына туганлык җепләрен ныгыта алмый. Сеңлем молодец.Бу хәтле кешене оештырып, очраштыруга күпме көч кергәнен үзе генә беләдер.
Илшат Каюмов:
-Урамнан барганда ерак туганың машинасын туктатып исәнләшә, хәл- әхвәл белешә икән, димәк нәсел җепләренең мәгънәсе ,тәэсире бар.Туган туганны белгәч, санлагач безнең әти- әни аралашкан, хәзер без бер- беребезне таныйбыз, балалар да үз яшьтәш туганнары белән аралашсын өчен менә шундый очрашулар бик кирәк.
Мәгъсүм Фаттахов:
-Мондый очрашуны оештырган Эльвирага рәхмәт әйтеп, традициягә кертсен дип сораячакмын.
Бий нәселенең буыннар очрашуы Заиковский хуҗалыгы һәм авыл җирлеге белән берлектә оештырылган Әтрәкленең тарихи- ял паркында үтте.Авылның мәдәният хезмәткәрләре кайткан кунакларны, килгән авылдашларын әдәби- тарихи музыкаль тамаша белән каршы алдылар. Районда бердәнбер, Татарстанда да бик сирәк булган мондый типтагы музейның экспонатлары белән танышу да авылга карата булган җылы хисләрне ныгыткандыр!
Бу көнне, әлеге авылга хас булганча, ярминкә дә оештырылган иде.
Шәҗәрә, буыннар бәйләнешенең мөһимлеге хакында тулырак материалны газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев