Фермерлар инвесторлардан калышмыйлар
Районыбызның крестьян-фермер хуҗалыклары ике берәмлек өр-яңа комбайн сатып алып кайтты.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”,2 июль)
Илгиз Ханов(район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идрәсе начальнигы урынбасары):
-Аның берсен “Акрос-585” маркалысын-“Ильнур” КФХсы, икенчесен “Акрос Торум 750” маркалысын -“Дәүләтов” КФХсы алды. Шулай ук “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы да куәтле “Акрос-585” маркалы комбайнын лизинг аша сатып алган. Бу комбайннар быелгы урып-җыю барышында файдаланылачак. Тиздән “Кама беконы” ҖЧҖ дә күәтле 4 комбайн сатып алырга планлаштыра.
Узган ел “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе дә 12 берәмлек “Акрос Торум 750” маркалы комбайннар сатып алган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев