Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фестиваль тәмам. Альберт Сәхәбетдинов эше дәвам итәчәк

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында вакытсыз арабыздан киткән талантлы режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә багышлап өч көн дәвамында фестиваль узды. Фестивальнең өченче көнендә яшь тамашачылар Г.Тукай әсәре буенча куелган "Тапкыр кәҗә турында Әкият" курчак спектаклен бик яратып карадылар. Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр дә җитте. Балалар фестиваленә килгән күпсанлы рәсемнәр, эшләнмәләргә...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында вакытсыз арабыздан киткән талантлы режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә багышлап өч көн дәвамында фестиваль узды.

Фестивальнең өченче көнендә яшь тамашачылар Г.Тукай әсәре буенча куелган "Тапкыр кәҗә турында Әкият" курчак спектаклен бик яратып карадылар.
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр дә җитте. Балалар фестиваленә килгән күпсанлы рәсемнәр, эшләнмәләргә нәтиҗәләр чыгарылып, җиңүчеләр билгеләнде. Төрле номинацияләрдә 270 диплом һәм бүләкләр тапршырылды.

Әлеге фестивальдә шәһәр мәктәпләре, балалар бакчалары белән бергә авыл мәктәпләре дә зур активлык күрсәткән.
Ике Гран-прины да җиңүчеләргә режиссерның тормыш иптәше, автор-сценарист Роза Сәхәбетдинова һәм рәссам Венера Минсабирова тапшырды.


Бу хакта тулырак "Минзәлә" район газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X