Финансистларны, бухгалтерларны һәм экономистларны тәбрикләделәр
Ноябрь аенда финанс хезмәткәрләре көне халыкара дәрәҗәдә, Россия һәм Татарстан күләмендә дә билгеләп үтелә.
Шул уңайдан районыбыз оешмаларында, бюджет сферасында эшләүче финансистларны Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына җыеп, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләделәр.
Финанс органнары бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм рациональ куллануны тәэмин итә торган финанслар белән идарә итү, системасын булдыруда мөһим роль уйный. Аларның хезмәтләре зур төгәллек һәм аралашу осталыгы таләп итә. Билгеле булганча, акча әйләнеше әлеге хезмәт ияләренең фидакарьлек нәтиҗәсендә туплана һәм көйләнә. Бу инде учреждениеләрдә, оешмаларда эшләүчеләргә тоткарлыксыз хезмәт хакы түләргә, исәп-хисап эшләрен башкарырга мөмкинлек тудыра. Шуңа күрә бухгалтерларга, экономистларга халыкның ихтирамы һәм ышанычы зур.
Финансистларны, бухгалтер һәм экономистларны Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров котлады:
— Сезнең эш һәрвакыт үз-үзеңне аямыйча, югары квалификация һәм җаваплылык таләп итә. Район икътисадының алга таба үсеше һәм тотрыклылыгы, социаль һәм башка проектларны уңышлы тормышка ашырылуы сезнең һөнәри осталыгыздан һәм уңышлы эшегездән тора. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим.
Һәм 27 кешегә район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм чәчәк букетлары тапшырды. Шулай ук элекке елларда эшләп лаеклы ялдагы пенсинерларга да чәчәк букетлары бүләк иттеләр.
Тантаналы чарадан соң бәйрәмгә килгән финансистларга, бухгалтерларга һәм экономистларга театр артистлары Антон Чеховның әсәре буенча куелган «Осколки» спектаклен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев