Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Физик затлар кеременә салым

Районда НДФЛ буенча еллык план 197 млн сум тәшкил итә, 1 ноябрьгә план 86 процентка үтәлде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Ландыш Кондратьева, район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе:

–10 ай эчендә НДФЛ 170 млн сум күләмендә керде, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 млн сумга күбрәк.

 НДФЛ түләүчеләр буенча үзгәрешләр бар, билгеле. Банкротлыкка бәйле рәвештә, быел ОРГАНИК ГРУПП предприятиеләреннән керемнәр юк (2019 елда еллык сумма-4,2 млн сум), «МИГ - АВТО» ҖЧҖ салым исәбеннән төшеп калды (еллык сумма – 7,0 млн сум), «РУС» ҖЧҖ һәм «ПОБЕДА» ҖЧҖ, «ЛИГА» ҖЧҖ, «Гарант Плюс» ҖЧҖ, «Гранит» СК, «Сетевая компания» ААҖ, Минзәлә АТП һәм башкалар да түләүләрне шактый киметтеләр.

 Шул ук вакытта НДФЛны яңа түләүчеләр барлыкка килде: «Камский Бекон» ҖЧҖ, «ТНГ-Геосейс» ҖЧҖ. Без «Август-Мөслим» ҖЧҖ, Хуҗәмәт РМЗсы, «Калморза» ҖЧҖ буенча түләүләрнең артуын күрәбез, газчылар һәм юл хуҗалыгы оешмалары да салымнар түләүне арттырдылар.

Салым түләүчеләр төркемнәре буенча НДФЛ керү структурасын карасак, салымның яртысыннан артыгы – 56 проценты район бюджет учреждениеләреннән килә, керемнәрнең 12 процентын структур предприятиеләр – юлчылар, газчылар, энергетика, почта, элемтә тәэмин итә. 11 проценты – авыл хуҗалыгы, 5 проценты – сәнәгать, 4 проценты – сәүдә предприятиеләреннән, 3 проценты – нефтьчеләрдән һәм 3 проценты ТКХ предприятиеләреннән, 2 проценты төзелеш фирмаларыннан килә. Узган ел белән чагыштырганда керемнәр структурасы үзгәрмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X