Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәнияр Гәрәев: "Киләчәккә якты өмет багълап сайлауга килдек"

1944 нче санлы Иркәнәш сайлау участогында бүгенге ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау бәйрәм рухында узды.

Тавыш бирергә районыбызның атаклы көрәш тренеры, Калтак мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Фәнияр Гәрәев тә килде (беренче фотода тормыш иптәше Вәсимә ханым белән).

- Яшьләребезгә спорт белән шөгыльләнер өчен, гомумән матур итеп яшәр өчен бар шартлар да тудырыла. Шуңа күрә киләчәк көнебезгә тагын да якты өметләр багълап килдем бүгенге сайлауларга. 

Безнең өстәмә 

Иркәнәш сайлау участогында 250 тавыш бирүче теркәлгән. Бәйрәм рухы тудыру өчен сайлаулар үтә торган авыл клубы бинасында кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев