Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәнзаман Батталга 80 яшь тулган булыр иде

...Барган көйгә ятып үбәр булам Минзәләмнең газиз җирләрен...

Минзәләнең урамнарына үзенең ак эшләпәсен кигән, шәһәрчә ыспай киенгән,кулында иң якын дустын –тәмәкесен көйрәтеп Минзәләгә якташларын сагынып кайткан Фәнзаман Баттал җитми.Татар мәтбугаты битләре дә ,  язучы  бакыйлыкка киткәч ничектер ятимләнеп калды.Телефон трубкасыннан  аның калын ,карлыкканрак тавышы белән -Кара әле,ыслушай.,менә болайрак  булды бит ул., энекәш.,да-а мал-лай., кебегрәк сүзләр кыстырган  кызыклы сөйләшүләре сагындыра. Аның башкалабызның Декабристлар урамындагы бер бүлмәле фатирында гапләшеп үткәргән көннәр-кичләрне  еш искә алам. Аның турында истәлекләрем шактый.Әйдәгез ,Минзәләне талантлы улын искә алыйк әле.Соңгы елларда ул Минзәләгә аеруча еш кайтып аралашырга,ял итәргә,Сабан туйлары карарга  ярата иде.Сагына да иде.Минзәләгә күчеп кайтыргамы әллә дип тә уйлангалады.Соңгы китапларында Минзәлә исеме  еш искә алыну аның җирсүе булгандыр бәлки. Дусларына,кызы Гөлнурга әйткән Вәсияте дә шулай иде.Үлә калсам бернинди Казан,хәтта Урыс авылы да түгел, Минзәлмгә ,әни янына җирләгез дигән иде.

Шушы елның 19 февралендә күренекле якташыбыз,татарның иң үткен каләмле публицисты,язучы,сатира –юмор остасы Фәнзаман ага Батталга 80 яшь тулган булыр иде.Фәнзаман Батталның  кем икәнлеген Минзәлә халкына тирәнтен аңлатып  тору кирәк түгелдер. Минзәлә районы Урыс авылында Сәетбаттал Шәрифулла улы белән Миңнебәдәр Бәхтегәрәй кызы гаиләсендә  1939 елның 16 февралендә туган.  Каләмен район газетасында үткен итеп очлаган ,журналист,редактор,төрле җитәкче урынарда,Татарстан радиосында, китап нәшриятында хезмәт куйган, публицист, сатира остасы, күләмле һәм үткен, шаян һәм уйландыра торган әсәрләре белән танылган  язучы. Гомеренең соңгы елларында ел саен диярлек китабын чыгарып , укучыларын куандырып яшәде.

Туган авылыннан  кечкенә  чагында китәргә туры килсә дә Фәнзаман абый авылының һәр тыкрыгын, сукмагын, кешеләрен, аларның холык фигыльләрен бик яхшы хәтерли иде Авылдашлары әсәрләрендә еш искә алына. Йорт тулы бала  булган ишле гаиләле  әти-әнисе икмәк урлауда гаепләнеп төрмәгә озатыла.  Ул чордагы бер бик кызганыч ,фаҗигале көнне вакыйганы язучы болай искә ала.

-Әткәй мәрхүмне мин туганчы да ике тапкыр раскулачит иткәннәр. Әткәй белән әнкәй төрмәгә киткәчтен бер атна эчендә ике энем белән ике сеңлемне югалткан кешемен. Үлделәр алар. Ачлыктан һәм кызамыктан үлделәр. Берсенең үлеме болай истә калган. Йокларга яттык, сәкегә тезелешеп яткан идек.Тышта салкын.Тәрәзәгә бармактан да калынрак булып боз каткан. Шуннан бу бала торды да , өф-өф дип тәрәзәгә тыны белән өрә башлады. Мин аптырадым моңа. -Халидә сеңлем нәрсә эшлисең анда?- дидем. -Әни кайтмый микән , шуны карарга телим-ди бу, теге бозны эретеп инде. Шуннан ятты да үлде. Бу минем язмыш кына түгел. Мин күзәтеп үстем, үземнең туган авылдагы башка кешеләрне дә. Кешенең бер бәясе дә булмады. Мин афәтләрнең,шушы кайгыларның ничек гади халыкка килгәнлеген үзем күреп, үзем тоеп, аларның  яшьләрен, кайгыларын үземнең йөрәгем аша үткәреп яшәгән кеше.

Әнә шундый ямьсез көннәрнең берсендә йортыбыздагы сәкедә ятканны хәтерлим.Ачлыктан хәлсезләнеп,урыннан кузгала да алмыйча ятам.Ахыры шушы икән дип уйланам,үлем бик якын гына йөри кебек. Әнә шул ,тәмам өметсезлек чигенә килеп җиткән көннәрнең берсендә күрше Муллаәхмәт абзыйның әнкәсе бәрәңге бәлеше пешереп безнең тамакны туйдырды.Аннан соң әнинең туганнары Кәҗә Байлар ( Яңа Байлар) авылыннан килеп безне ашаткалап китә башладылар.

Тагын бер әйбер хәтердә,сугыш вакытында авыл тирәсенә ниндидер зур кара кошлар ияләште.Зур,бөркет кебек.Үзләре куркыныч.Сугыш вакытында бомба шартлауларыннан качып безнең якларга килгән булганнардыр инде.

Язучы истәлекләреннән.”-Ничек исеңддә калалар ул синең шулкадәр даталарың?!-дип аптырыйлар.Калалар шул.Әлеге 13ендә(1949 ел-авт иск),әткәйне 15 елга төрмәгә озатканнан соң,әнкәйне дә алырга килде атлы ике милиционер.Билдән көрт ярып,хәлдән тайганчы,әнкәй утырган чана артыннан елый-елый йөгердем дә,арып егылгач, ишегалдына үкси-үкси кайтып кердем.Ни күрим,үземнәнә дүрт яшькә олырак абыем мунча алдында тәмәке тартып тора!Аңа кадәр ул гадәтен күргәнем юк иде..Баксаң, ике-өч ай элек,кача-поса,тәмәке белән авызланган икән.Тыныч кына әйтеп куйды:

-Елама энекәш, менә моны суырып кара әле, кайгыларны киметә, дип әйтәләр...

    Тәки суырдым бит каһәр...Инде менә 65 ел буе тынычланам шуның белән”.

    Урыс авылының аксакалы   Муллаәхмәт  бабай,  булачак язучының әти –әнисе  төрмәгә озатылгач , Фәндаман (Минзәләчә) өйләре каршындагы  тупылга менеп шушы җырны  җырлаган иде дип искә ала:

        Атларымны бәйләп куеп

      Керәм мин калаларга

      Калаларда таш тин төрмә

       Бәхетсез балаларга.

 

Самавырның борыннарын

Борулары бик кыен

Әткәй-әнкәй булмагачтын

 Торулары бик кыен.

Әлеге балачак җырыңны Муллаәхмәт абзый хәтерли дигәч Фәнзаман абый бер кайтуында аны күрше картына кабат сөйләттерде.Сөйләүченең дә язучының да күзләрендә яшьләр иде.

...Шулай әткәй белән әнкәй төрмәгә озатылгач капка төбендә торам.Инде Хуҗәмәт авылындагы балалар йортына кәгазьләр җыям.Уйлап карасаң 9-10 яшьлек малай,барлык документларны үзем җыйдым. Шул вакыт урамнан күн итекләр кигән бригадир абзый килә.Мине күргәч:

   -Син кулак калдыгы,кайчан китәсең инде ул детдомыңа дип кычкырды.Китсәң тизрәк кит.Сезнең йортны әнә, бәрәннәр йорты итеп фермага күчерәсе  бар...

Фәнзаман абый, дидем мин, ул бу тетрәндергеч вакыйганы сйөләгәч,менә син гел авылыңны,авылдашларыңны сагынып сөйлисең,күҗелеңдә рәнҗеш калмадымыни ?- дигән сорау бирдем.   

 -Юк, ыслушай, рәнҗемим,аның чоры шулай булган.Тик шунысы бар, әти үзен кудырткан,төрмәгә озаткан кешелшргә бик рәнҗи иде.

Минзәләнең татар зиратында әнисенең каберен зират кылган вакытта кызы Гөлнурга әйткән вәсиятен дә бик гыйҗрәтле итеп әйтте.  - Кызым, бу кабердә синең әбиең, минем әнкәм Миңнебәдәр Бәхтигәрәй кызы җирләнгән. Бабаң Сәетбаттал Түбән Камада  җирләнде,чөнки ,кайда үлсәм шунда җирләгез дигән вәсыяте бар иде.

Елга бер тапкыр булса да  әнкәй каберенә килеп, чистартып, чардуганын буяп, дога укытып киттем.Мин үлгәч, син дә шулай итәрсең. -Исеңдә тот!-минем каберне онытсаң,-балаларың синекен дә онытыр... Минем өчен әлеге сүзләр тетрәндергеч тә, үтемле  дә тәэсир итте.

Фәнзаман районның Хуҗәмәт авылында, Минзәләнең данлыклы сәүдәгәре М.Сәетбатталовның утарына урнашкан балар йортында тәрбияләнә. Сталин үлгәннән соң 1950 елларда  ГУЛАГлардан исән-имин котылган Сәетбаттал (Минзәләчә Сәйпаттал) абзый белән Миңнебәдәр апа язучының туган авылы Урыска кайтмыйлар. Минзәләнең татар бистәсендәге мәчеткә-китапханәгә якын гына бер баракта яши башлыйлар. (барак әлегә исән әле). Эшкә урнашалар. Фәнзаманны балалар йортыннан алып кайталар. Кечкенә Фәнзаман  киңлеге 3-4 метрлы тыкрыктан китапханәгә йөреп (ара 100 адым гынадыр) “китап җенен” йоктыра.  Мәктәп елларында  (М.Вахитов исемен йөрткән татар  мәктәбендә)  Фәнзаманга тарих дәресләрен Саҗидә Сөләйманова  үзе укыта.

Мәктәп елларында укыганда ук мәкалә шигырьләре район һәм республика мәтбугатында еш басыла. Минзәлә район газетасында эшләгән еллларын аеруча сагынып искә ала. Университет тәмамлаганда диплом эшен дә Минзәлә район газетасы тарихына багышлый.

Туган районы, туган авылы, авыл мәктәбе белә элемтәсен өзми. Язучының 60 яше тулган көннәрдә районда Фәнзаман Батталга багышланган чаралар зурлап уздырылды. Район газетасының тулы бер саны аңа багышлауны язучы гел искә алып  торды. Ул вакытта Фәнзаман абый туган авылы мәктәбенә берничә йөз китап бүләк итте, соңрак  тагын 300 китап, 32 том энциклопедия бүләк итте. -Нинди генә заманча  технологияләр булмасын, китап төп белем чыганагы булып кала, ди Фәнзаман ага,-туган ягым балалары белемле, зыялы булсын, без инде өлкәнәйдек, Минзәләдән безнең эшне дәвам итәрдәй Рәшит Гәрәйләр,Салисә Гәрәевалар кебек язучы-шагыйрьләр чыксын иде, дип тели иде. Радио, телетапшыруларда катнашса аларның язмаларын туган авылы мәктәбенә җибәрмичә калмый.Татарстан радиосында эшләгәндә Минзәләгә багышланган радиотапшыруларның сценарийларын да тулысынча мәктәпкә бүләк итте. Яңа китабы чыкса бик матур теләкләр язып иң беренче туган мәктәбенә юллый иде. Язучы үзенең  беренче укытучысы Мөнәвәрә апа Хаматова эзләп табып аңа күчтәнәчләр алып барып рәхмәтен әйтеп кайтты.

Соңгы елларда тагын бер  нәрсәне гадәткә керткәниде язучы. Ел саен Сабан туйлары вакытында Фәнзаман ага туган ягына кайтып Ык буйларында ял итә. Якташлары, заманашлары белән аралашып, табигать кочагында казан асып , ял итеп, әнисе каберенә зират кылып китә иде.Күп кенә әсәрләрен язу өчен илһам белән бергә материаллар да туплый иде.

Боларга өстәп Фәнзаман аганың бик кунакчыл, киң күңелле кеше икәнен дә искә алырга  кирәктер. Аның Казандагы бер бүлмәле фатирында кунаклар өзелми иде. Моңа өстәп аның бик тәмле итеп ашлар әзерләве. Армиядә хезмәт иткәндә поварлар курсын тәмамлауданмы, әллә табигый сәләте шулаймы, күп хуҗабикәләр ашарга пешерү серен аңардан өйрәнә алыр иде.

Моннан шактый еллар элек,я зучының 60 еллыгында  мәктәп балалары белән очрашу вакытында язучы Р.Батулла белән Фәнзаман Баттал шундый бәйге оештырдылар : кем язучы җавап бирә алмаган сорау бирер икән? –Сез,Фәнзаман абый җиде буынга кадәр бабаларыгызны беләсезме дигән сорауга язучы , -биш буынга кадәр беләм , ләкин Казанга кайткач архивларны актарып табачыкмын , сезгә дә җибәрермен.

Шуннан озак та узмады ,Фәнзаман аганың бик бай шәҗәрәсе һшм шәхси туграсын мәктәпләргә, музейларга җибәрде. Күренекле нәкыш остасы Нәҗип Нәккаш белән якташларны таныштырып тагын дистәләрчә кешеләрнең туграларын (гербларын),шәҗәрәләрен эшләтте. Нәҗип әфәнде Минзәләгә килеп мәктәп укучыларына осталык дәресләре үткәрде. Бик күп шәмаилләрен бүләк итте. Болар барысы да Фәнзаман абый катнашуы белән булды.

Язучының иҗатын бәяләгән галимнәр, кәләмдәшләренең фикерләре аз түгел.Тик минем аның авылдашы, үзе дә актив хәбәрче Габдләдәл Бәдертдинов фикерен китерәсем  килә.

-Фәнзаман гомере буе гаделлек өчен көч куйды. Район газетасында эшләгәндә үк ул эш урыныннан явыз масатларда  файдаанучы җитәкчеләр, казна талаучылар, кеше өлешенә керүчеләр, кеше рәнҗетүчеләргә каршы аяусыз көрәште. Каләме һәм таланты белән аларга каршы сугыш ачты.Соңгы елларда иҗат иткән “Кеше хакы” әсәрен мәктәп дәреслекләренә кертерлек. Анда язылганнардан шактый якташларны танып була.Район җитәкчеләренең кырын эшләрен фаш итүдән дә курыкмады.Үзенә дошман ясаса ясады,әмма бирешмәде. Ә менә шул гаделлек өчен көрәшү, рәнҗетелгән, мескен гади кешеләшне  яклауны үзе дә бик күп кыерсыту-кагулар күргәнгә күрә, үзенең бер бурычы, изге бер эше итеп күрә минемчә.

 

Түбәндә Фәнзаман Батталның төрле еллардагы (күбесенчә 50 -60 еллар) шигырьләре тупланды.Әлеге шигырьләр язучының кызы Гөлнур ханым биргән материаллардан сайлап алынды.

 

Илшат Лотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев