Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәнзаман Батталны олылау кичәсе

Бүген Казанның Тукай клубында Фанзаман Батталның 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсе була. Шул уңайдан без сезгә Илшат Лотфуллинның язмасын тәкъдим итәбез.

Минзәләнең урамнарына үзенең ак эшләпәсен кигән, шәһәрчә ыспай киенгән,кулында иң якын дустын –тәмәкесен көйрәтеп Минзәләгә якташларын сагынып кайткан Фәнзаман Баттал җитми.Татар мәтбугаты битләре дә, язучы бакыйлыкка киткәч ничектер ятимләнеп калды.Телефон трубкасыннан аның калын,карлыкканрак тавышы белән -Кара әле,ыслушай.,менә болайрак булды бит ул., энекәш.,да-а мал-лай., кебегрәк сүзләр кыстырган кызыклы сөйләшүләре сагындыра. Аның башкалабызның Декабристлар урамындагы бер бүлмәле фатирында гапләшеп үткәргән көннәр-кичләрне еш искә алам. Аның турында истәлекләрем шактый.Әйдәгез,Минзәләне талантлы улын искә алыйк әле.Соңгы елларда ул Минзәләгә аеруча еш кайтып аралашырга,ял итәргә,Сабан туйлары карарга ярата иде.Сагына да иде.Минзәләгә күчеп кайтыргамы әллә дип тә уйлангалады.Соңгы китапларында Минзәлә исеме еш искә алыну аның җирсүе булгандыр бәлки. Дусларына,кызы Гөлнурга әйткән Вәсияте дә шулай иде.Үлә калсам бернинди Казан,хәтта Урыс авылы да түгел, Минзәлмгә,әни янына җирләгез дигән иде.

Шушы елның 19 февралендә күренекле якташыбыз,татарның иң үткен каләмле публицисты,язучы,сатира –юмор остасы Фәнзаман ага Батталга 80 яшь тулган булыр иде.Фәнзаман Батталның кем икәнлеген Минзәлә халкына тирәнтен аңлатып тору кирәк түгелдер. Минзәлә районы Урыс авылында Сәетбаттал Шәрифулла улы белән Миңнебәдәр Бәхтегәрәй кызы гаиләсендә 1939 елның 16 февралендә туган. Каләмен район газетасында үткен итеп очлаган,журналист,редактор,төрле җитәкче урынарда,Татарстан радиосында, китап нәшриятында хезмәт куйган, публицист, сатира остасы, күләмле һәм үткен, шаян һәм уйландыра торган әсәрләре белән танылган язучы. Гомеренең соңгы елларында ел саен диярлек китабын чыгарып, укучыларын куандырып яшәде.

 Туган авылыннан кечкенә чагында китәргә туры килсә дә Фәнзаман абый авылының һәр тыкрыгын, сукмагын,кешеләрен, аларның холык фигыльләрен бик яхшы хәтерли иде Авылдашлары әсәрләрендә еш искә алына. Йорт тулы бала булган ишле гаиләле әти-әнисе икмәк урлауда гаепләнеп төрмәгә озатыла. Ул чордагы бер бик кызганыч,фаҗигале көнне вакыйганы язучы болай искә ала.

-Әткәй мәрхүмне мин туганчы да ике тапкыр раскулачит иткәннәр. Әткәй белән әнкәй төрмәгә киткәчтен бер атна эчендә ике энем белән ике сеңлемне югалткан кешемен. Үлделәр алар. Ачлыктан һәм кызамыктан үлделәр. 

Тәмам өметсезлек чигенә килеп җиткән көннәрнең берсендә күрше Муллаәхмәт абзыйның әнкәсе бәрәңге бәлеше пешереп безнең тамакны туйдырды.Аннан соң әнинең туганнары Кәҗә Байлар ( Яңа Байлар) авылыннан килеп безне ашаткалап китә башладылар.

...Шулай әткәй белән әнкәй төрмәгә озатылгач капка төбендә торам.Инде Хуҗәмәт авылындагы балалар йортына кәгазьләр җыям.Уйлап карасаң 9-10 яшьлек малай,барлык документларны үзем җыйдым. Шул вакыт урамнан күн итекләр кигән бригадир абзый килә.Мине күргәч:

 -Син кулак калдыгы,кайчан китәсең инде ул детдомыңа дип кычкырды.Китсәң тизрәк кит.Сезнең йортны әнә, бәрәннәр йорты итеп фермага күчерәсе бар...

 Фәнзаман абый,         дидем мин, ул бу тетрәндергеч вакыйганы сйөләгәч,менә син гел авылыңны,авылдашларыңны сагынып сөйлисең,күҗелеңдә рәнҗеш калмадымыни ?- дигән сорау бирдем.

 -Юк, ыслушай, рәнҗемим,аның чоры шулай булган.Тик шунысы бар, әти үзен кудырткан,төрмәгә озаткан кешелшргә бик рәнҗи иде.

 Минзәләнең татар кызы Гөлнурга әйткән вәсиятен дә бик гыйҗрәтле итеп әйтте. - Кызым, бу кабердә синең әбиең, минем әнкәм Миңнебәдәр Бәхтигәрәй кызы җирләнгән. Бабаң Сәетбаттал Түбән Камада җирләнде,чөнки,кайда үлсәм шунда җирләгез дигән вәсыяте бар иде.

 Елга бер тапкыр булса да әнкәй каберенә килеп, чистартып, чардуганын буяп, дога укытып киттем.Мин үлгәч, син дә шулай итәрсең. -Исеңдә тот!-минем каберне онытсаң,-балаларың синекен дә онытыр... Минем өчен әлеге сүзләр тетрәндергеч тә, үтемле дә тәэсир итте.

Фәнзаман районның Хуҗәмәт авылында, Минзәләнең данлыклы сәүдәгәре М.Сәетбатталовның утарына урнашкан балар йортында тәрбияләнә. Сталин үлгәннән соң 1950 елларда ГУЛАГлардан исән-имин котылган Сәетбаттал (Минзәләчә Сәйпаттал) абзый белән Миңнебәдәр апа язучының туган авылы Урыска кайтмыйлар. Минзәләнең татар бистәсендәге мәчеткә-китапханәгә якын гына бер баракта яши башлыйлар. (барак әлегә исән әле). Эшкә урнашалар. Фәнзаманны балалар йортыннан алып кайталар. Кечкенә Фәнзаман киңлеге 3-4 метрлы тыкрыктан китапханәгә йөреп (ара 100 адым гынадыр) “китап җенен” йоктыра. Мәктәп елларында (М.Вахитов исемен йөрткән татар мәктәбендә) Фәнзаманга тарих дәресләрен Саҗидә Сөләйманова үзе укыта.

 Мәктәп елларында укыганда ук мәкалә шигырьләре район һәм республика мәтбугатында еш басыла. Минзәлә район газетасында эшләгән еллларын аеруча сагынып искә ала. Университет тәмамлаганда диплом эшен дә Минзәлә район газетасы тарихына багышлый.

 Туган районы, туган авылы, авыл мәктәбе белә элемтәсен өзми. Язучының 60 яше тулган көннәрдә районда Фәнзаман Батталга багышланган чаралар зурлап уздырылды. Район газетасының тулы бер саны аңа багышлауны язучы гел искә алып торды. Ул вакытта Фәнзаман абый туган авылы мәктәбенә берничә йөз китап бүләк итте, соңрак тагын 300 китап, 32 том энциклопедия бүләк итте. -Нинди генә заманча технологияләр булмасын, китап төп белем чыганагы булып кала, ди Фәнзаман ага,-туган ягым балалары белемле, зыялы булсын, без инде өлкәнәйдек, Минзәләдән безнең эшне дәвам итәрдәй Рәшит Гәрәйләр,Салисә Гәрәевалар кебек язучы-шагыйрьләр чыксын иде, дип тели иде. Радио, телетапшыруларда катнашса аларның язмаларын туган авылы мәктәбенә җибәрмичә калмый.Татарстан радиосында эшләгәндә Минзәләгә багышланган радиотапшыруларның сценарийларын да тулысынча мәктәпкә бүләк итте. Яңа китабы чыкса бик матур теләкләр язып иң беренче туган мәктәбенә юллый иде. Язучы үзенең беренче укытучысы Мөнәвәрә апа Хаматова эзләп табып аңа күчтәнәчләр алып барып рәхмәтен әйтеп кайтты.

 Соңгы елларда тагын бер нәрсәне гадәткә керткәниде язучы. Ел саен Сабан туйлары вакытында Фәнзаман ага туган ягына кайтып Ык буйларында ял итә. Якташлары, заманашлары белән аралашып, табигать кочагында казан асып, ял итеп, әнисе каберенә зират кылып китә иде.Күп кенә әсәрләрен язу өчен илһам белән бергә материаллар да туплый иде.

 Боларга өстәп Фәнзаман аганың бик кунакчыл, киң күңелле кеше икәнен дә искә алырга кирәктер. Аның Казандагы бер бүлмәле фатирында кунаклар өзелми иде. Моңа өстәп аның бик тәмле итеп ашлар әзерләве. Армиядә хезмәт иткәндә поварлар курсын тәмамлауданмы, әллә табигый сәләте шулаймы, күп хуҗабикәләр ашарга пешерү серен аңардан өйрәнә алыр иде.

 Түбәндә Фәнзаман Батталның төрле еллардагы(күбесенчә 50 -60 еллар)шигырьләре тупланды.Әлеге шигырьләр язучының кызы Гөлнур ханым биргән материаллардан сайлап алынды.

Укытучыма

Фәнзаман Баттал

Артык булмаса да кырыс идең

“Үлчәп кенә куйдың билгене.

Ул чакларда,нигә яшерергә,

Без үпкәли идек билгеле.

 

Бик еш булмаса да күрә идек

Синең дә шат,көләч чагыңны.

Андый чакта синең күзләреңдә

Безнең белем-уңыш чагылды.

 

Еллар,

 Еллар...

Алар үтә торды

Аннан соң да тагын берничә

Еллар үтеп китте сиздермичә

Саубуллашып кул да бирмичә.

 

Ул елларның көчле бураннары

Чәчләреңә карлар өстәгән.

Тик нишлисең,еллар дәверендә

Күпме генә җилләр исмәгән...

 

“Тормыш –тормыш инде,иркәләмәс,

Сынатмагыз аның юлында!..”

Шулай дидең юлга озатканда-

Истә торды елның-елында.

 

Кыен чакта күз алдына килде

Таләпчән һәм кырыс булганың.

Без дә күзгә” кырыс күзлек киеп”

Җиңә бардык тормыш буранын.

 

Күнелләрдә шатлык тулган чакта

Көләч чагың килде каршыга...

Куанасың бергә,кайгырасың-

Яныбызда син дә барсыман.

 

Әйдә яшҗтәш сызган җиңеңне!

Бергә үстек, ормыш юлында без

 Эзләмәдек бер дә җиңелне.

 Тагын безне зур-зур эшләр көтә.

 Әйдә, яшҗтәш, сызган җиңеңне!

Безнең куллар кирәк заводларда,

Төзелешләрдә, төрле ГЭСларда;

Әйдә яшҗтәш, көчле ялкын бирик

Куәт өстик бөек эшләрдә.

 Айлы кичләр, ямьле матур көннәр,

Тыныч төннәр, нурлы иртәләр,

Зур җиңуле үткән еллар безне

Коммунизмга таба илтәләр.

Йөз ел түгел,ике йөздә түгел,

Түгел инде ярты гасыр да.

Егерме ел,бары егерме ел

Без яшисе гүзәл ул чорга.

 Исеңдәдер икәү бергә кидек,

Бергә салдык соры шинельне...

Полкташлар горурлыгын саклыйк,

Әйдә,яшьтәш,сызган җиңеңне!

Егерме ел,бары егерме ел!

Әйдә яшьтәш сызганҗиңеңне,

Халык бәхете өчен барганэштә

Бергә яулыйк бөек җиңүне!

 1962

Дуска җавап

“Кыен булыр, дустым,салкын якта

Үтә икән хезмәт елларың...”

Сакта торган чакта искә алам

 Синең хатның шушы юлларын.

 

Биткә бәрә ачы төньяк җиле,

Буран сыра соры шинельне.

Суык булып китә.Уйлап куям,

Тукта, димен,туңам түгелме?

 

Әмма туңмыйм,дустым,салкын буран

 Дуласа да бөтен көченә.

Илен саклау дәрте белән янса

Һәрьяк җылы солдат кешегә.

 С.Фәнзаман.

 Совет Армиясе.

 

Мин тоям язгы сулыш.

Урманнар,кырлар,урамнар

Ап-ак төстә бары да:

Салкын кыш төргән аларны

Ак ефәктәй карына.

 

Һәр җирдә салкын,әче җил

Шомлы көйләр сызгыра,

Киң кырлар буенча куып

Яуган карны туздыра.

 

Тик карлы, усал буранлы

Булса да бу салкын кыш.

Мин тоям һәрбер урында

Хуш ис һәм язгы сулыш.

 

Чөнки минем туган илем-

Бәхет һәм шатлык иле:

Безнең дәртле йөрәкләргә

Үтә алмый кыш җиле.

 1956

 

Иминлек кирәк икән

Шинелең төште иңеңнән

Сандык өстенә шуып.

Ярсып сөяргә тотындың

Башың җилкәмә куеп.

 

Сарылдым да муеныңа

-Медалең бармы?-дидем.

Кичер,әти,кулларыңның

Булмавын соңнан белдем.

 

Биш иде миңа ул вакыт,

Барышым утыз бишкә.

Сабый чактагы соравым

Йөрәкне талкый,истә...

 

Сугыштан соң гомер буе

Сызлаган-йөрәк икән.

Медальсез дә яшәп була,

Иминлек кирәк икән,

Тынычлык кирәк икән.

 

Карт солдат сүзе

 

Мин сугышны батырлыклар

Мәйданы дип аңламыйм.

Әтәчләнеп, күкрәк сугып,

Яшьләрне дә алдамыйм.

Үлем,афәт арасыннан

Батырлык эзләмәдек,

Утка кердек, шашып –ярсып,

Ил өчен өзгәләнеп.

 

Солыхка мөһер куеп

Төнге урам,ачы буран.

Кар зыңлап тора сыман.

Морҗалардан күккә таба

Сузылган аксыл томан.

 

Зәйнулла карт кайтып килә

(Күп түздең агай. Чыда!)

Аяклар әле сынатмый-

Чыны да,агачы да.

 

Анадан мирас калганы

Юлларга баса тыныч.

Агачы һәрбер адымда

Сукрана:

 “Суг-ыш,

 Суг-ыш!”

 

Түгәрәк эз ятып кала,

Кар өстен уеп-уеп.

Кан коешка нәфрәт язган

Солыхка мөһер куеп.

 

Шатлыгымнан җырлап җибәрдем

Чабаталы бабам,хыялланып

Бер ат белән сука хакында,

Туктап ял иткәндер,йөреп аргач,

Озын юлның шушы чатында.

 

Моңсу гына карап билчән белән

Әрем баскан басу түренә

Чылаткандыр иске чикмән җиңен

Күз яшенә,маңгай тиренә...

 

Әтием дә кайткан шушы юлдан,

Мәхшәр сүнгәч Сиваш сазында.

Туктап сулыш алган ул да монда,

Карап торган туган авылга.

 

Җимерек авыл,җиргә сеңгән йортлар,

Черек салам япкан түбәләр

Шлем белән тузган шинель кигән

Әтиемнең җанын телгәннәр.

 

...Еллар,еллар...

Туктап тормаганнар...

Менә мин дә шул юл тузанын

Таптый-таптый тирә якка карап,

Авылыма таба узамын.

 

Сөйләп тора тайдай зур эскертләр

Шәп булганын быел игеннең.

Төз вышкалар күккә үрләгәннәр:

Хозурлыгы алар бүгеннең.

Гәрәбәдәй яңа нарат йортлар!

Эзе дә юк иске өйләрнең.

...Бабам яше тамган юл чатында

Шатлыгымнан җырлап җибәрдем.

 

Алда икән әле барсы да

Юләр малайчагым,авыз ереп,

Карап тора гомрем юлыннан...

-Кил инде,кил,бер җитәкләп үтим

Чебиләгән нәни кулыңнан.

 

Чабатаң да чәчәк аткан икән.

Ул борының !Чуар,сипкелле!

Былтыр үзең чыпчык оясыннан

Урлап төшкән күкәй шикелле.

 

Тамак ягы ничек?

 Яхшы аңлыйм-

Кәлҗемәгә әле иртәрәк.

Кузгалакны инде әйткән дә юк,

Булыр әле җәйгә җитәрәк.

 

Каешыңны тыгызрак бу син,

Әпәй юлың тынар беразга.

Күрәсеңме кырдан ачылып килә

Буразналар арты буразна.

 

Әтиләр үткән юлда

 

Мамык карларны туздырып

Пар атлар оча гына.

Тарала гармун тавышы

Киң кырлар кочагына.

 

Чаптар атларның яллары

Җилләрдә тузгып бара.

Чаналарда яшь егетләр

Моңлы җыр сузып бара.

 

“Әтиләр киткән бу юлдан,

Абыйларыбыз киткән.

Шул юлларның чатында

Туганнар сагынып көткән”...

 

Ил сагына күп ирләрне

Илткән юл шаулап тора.

Җыр башлый шаян кызлар да,

Гөрли бар якын-тирә:

 

Солдатта йөргән яшь егет

Булсын да сөйгән ярың.

Шулай булса үтеп була

Тормышның буран-карын”...

 

Алда военкомат көтә,

Пар атлар оча гына.

Китә унтугыз яшьлекләр

Туган иле сагына.

 

“Әтиләр кайткан бу юлдан,

Абыйлар кайткан моннан.

Сездәй егетләр булганда

Ил курыкмый дошманнан”...

 

Җилфердәшә кулъяулыклар,

Атларның ялын сөеп.

Яңа җыр башлый бер наян,

Бүреген өскә чәеп:

 

“Кызлар йөрәк кылларыбыз

Торсын безгә бәйләнеп,

Кияүгә чыкмый торыгыз,

Без кайтырбыз әйләнеп...”

 

Мондый чакта аерылышу

Моңсу да,күңелле дә.

...Чаптар атлар җыр көенә

Җилдертә җилле генә.

 

Әй,җир-әнкәм!

Әй,җир-әнкәм,

Зинһар үпкәләмә-

Ул чагында,нишлик,

 булмады...

Бүгенгедәй хәтеремдә әле

Күзләремә яшьләр тулганы.

 

Күмәч ашау дәрте белән эшләп,

Көнне төнгә ялгап барсак та,

Аткайларга җиңел булсын, диеп,

Сабаннарны этеп барсак та,

Алабута белән кычытканнан

Гына алдык яхшы уңышны.

Өстәлдә дә шулар була иде...

Ә,югыйсә,күпме тырыштык?!

 

Ярты күкрәгеңә үлән чәчтек

Чирегендә билчән дулады.

Син рәнҗедең безгә,ә без сиңа,

Көзләр килде,ашлык-булмады.

Зинһар үпкәләмә,

Ир күңеле хисле болай да

Эх!

Күкрәгең бай хәзер арышыңа,

Борчагына,алтын бодайга.

 

Бушка китмәгәнен күрәмен дә

Маңгайлардан тамган тирләрнең.

Барган көйгә ятып үбәр идем

Минзәләмнең газиз җирләрен.

Әй,җир-әнкәм!

Шатлан,иркен сула,

Күкрәгеңдә хәзер бар да бар!

Һай!

Шушы бит дуслар,канатланып,

Җиң сызганып эшләр заманнар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев