Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәрит һәм Мәүләветдин призына татарча көрәш

Минзәлә районара яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча спорт ветераннары, спорт осталары призына көрәш ярышлары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында татарча көрәш буенча ачык шәхси-команда беренчелегенә ярыш уздырылды.

Ярышларның биредә үткәрелүе дә очраклы түгел, Фәрит Хәмәтдинов 1975 елда техникумның “Зоотехник-оештыручы” Ә Мәүләветдин Закиров 1974 елда “Агрономия” бүлеген тәмамлаганнар һәм гомерләре буе сайлаган профессияләренә тугры калып , районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куеп зур дәрәҗзәләргә ирешкән хөрмәтле һәм данлыклы көрәшчеләр.  Әлеге татарча көрәш бәйгесендә Актаныш, Сарман, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы  шәһәренең   яшь көрәшчеләре бил алыштылар.  Көрәш ярышында 9 үлчәү авырлыгында барысы 67 яшь көрәшче бил алышты.Әлеге бәйгедә 2009-2012 нче елгы яшүсмерләр көрәштеләр.Бу көрәш ярышында район башлыгы Айдар Салахов,  Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма комитеты директоры, грек-рим көрәше буенча спорт мастеры Равил Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, якташыбыз, спорт остасы Фрил Әхмәтов һәм башка бик күп кенә район вәкилләре катнашты.

Ярышларны ачып җибәреп Айдар Салахов болай диде: Безнең районда көрәш аерым урынны алып тора, ел саен төрле ярышлар, турнирлар уздырабыз. Менә аның чираттагысын Фәрит һәм Мәүләветдиннар үз иницитивалары белән уздыралар,аларга бик зур рәхмәт. Менә бу ярышка яшь көрәшчеләр килгәннәр, алар белән тренерлар шөгыльләнәләр, әти-әниләре дә көрәш белән шөгыльләнсен дигән максат куйганнар. Шушы яшь көрәшчеләр билләренә сөлге салып, келәм батыры булырга хыялланулары- үзе зур байлык. Бу яшь көрәшчеләребездә Фәрит һәм Мәүләветдин сыман көрәшерләр, аларның традицияләрен дәвам итәрләр. Чыгышының азагында Фәрит Хәмәтдинов һәм тренер Фәнияр Гараевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Равил Хәйруллинда үз чыгышында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовның Минзәлә районы көрәшчеләренә сәламен җиткерде,  республика көрәшчеләре арасында әле күптән түгел генә Биектауда узган Муса Җәлил призыны ярышларында 51 команда арасыннан Минзәлә районы көрәшчеләренең 18 урынны алуын әйтеп узды. Ул Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән Фәрит Хәмәтдинов, Мәүләветдин Закиров, һәм Фәнияр Гараевны бүләкләде. Фрил Әхмәтов Фәрит Хәмәтдиновка һәм Мәүләветдин Закировка махсус бүләген тапшырды. Шулай ук Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин 70 яшьлек юбилейы уңаеннан Фәрит Хәмәтдиновка авыл сабантуйларында химаячелек ярдәме күрсәткән өчен бүләк бирде.    

Көрәш бәйгесенең кагыйдәләре белән көрәш буенча спорт остасы, республика категориясендәге хөкемдар, ярышларның баш хөкемдары Рәмзил Бәдриев таныштырды. Башта 22 килограммлы яшь көрәшчеләр көрәшне башлап җибәрде, аннары 26,30,34,38, 38 килграммнан югары,55,65,75, һәм 75 килограммнан югары авырлыктагы көрәшчеләр бил алыштылар. Яшь балалар көрәштә җиңә алмаганнары бераз балавыз да сыгып алдылар.

Көрәш тәмам, үз авырлыкларында беренче урынны алучыга Кубок, алтын медаль, Мактау кәгазе,  акчалата бүләк, икенче һәм өченче урынны алучыга Мактау кәгазе, көмеш һәм бронза медаль, акчалата бүләк һәм дүртенче урынны алучыга акчала бүләк тапшырылды. Ә шәхси команда беренчелегендә бернче урынга Минзәлә районы командасы лаек булды, команда капитаны Флүр Галиевкә зур кубок тапшырылды. Икенче урында Тукай районы командасы, өченче урында Актаныш районы командасы калды, аларның капитаннарына  да кубок тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев