Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Галия Гәрәевадан үрнәк алабызмы әллә!?

“Татмедиа”АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы призына үткәрелүче шахмат турнирына 65 яшьлек Галия Гәрәева Сарман районыннан килгән.

– Минзәләне дә күрәсе килгән иде. Бик ошады, бик матур шәһәр Минзәлә. Ике район арасындагы юллар да бик әйбәт икән. Тиз килеп җиттек. Мортыш Тамак авылынан авылдашым Айдар Җәлилов үз машинасы белән алып килде. Ул үзе дә шахмат ярата, ярышта катнаша, дип үзенең яшәү рәвеше турында сөйләде ул безгә тәнәфес вакытында.
– Өйдә утырсаң, оешасың, төшенкелеккә бирелеп тә китәсең. Шуңа күрә вакыт агышына бирешмәскә кирәк дип, тормыштан гел позитив эзлибез һәм... эзләгәч, табыла да. Чөнки сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Нинди ярыш була, район күләмендәме ул, республика күләмендәме, барабыз, катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз.
Мин үзем 38 ел мәктәптә эшләдем, математика укыттым. Ирем Роберт мәктәп директоры булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда дип тормыйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез. Роберт йөзү, волейбол, теннис кебек спорт төрләрен хуп күрә. Скандинавия алымы буенча йөрүдә Чаллыда үткән ярышта өченче урынны яулады. Мин үзем элек шашка яратып уйный идем, хәзер шахматка кереп киттем. Пенсионерлар арасында үткәрелгән республика спартакиадасында катнаштым: винтовкадан ату буенча узган ел 3 нче урынны алган идем, быел 2 нче урынны. Авылыбызда “Чишмә” фольклор ансамбленә дә йөрергә тырышам.
“Минзәлә” район газетасы үткәргән турнир бик ошады үземә. Балалар күп булуына игътибар иттем, өлкән яшьтәгеләр дә бик актив, шахмат уйнаучылар арасында хатын-кызлар да бар. Мондый уеннар спортчыларны газетага якынайта дип уйлыйм. Мин үзем дә район газетасына язылмый калган юк. Аннан тыш тагын 7 төрле газета алдырабыз, сканвордлар чишәргә дә яратам. Шахматка килсәк, минем өчен ул барыннан да бигрәк сәламәтлек өчен. Баш миен эшләтә, картайдым дип өйдә ятмаска, үзеңне әйдәргә кирәк. Ярышларда катнашу стимул бирә, кызыксынуны арттыра, күңелне күтәрә.Өч бала анасы да мин, алты оныгыбыз бар. Шуларга грамоталарны, медальләрне күрсәтеп юанып аласың. Пенсиягә чыккач кына да ул медальләрнең саны 50дән артып китте. “Сез дә шулай спорт белән дус булыгыз, спортта сез дә уңышларга ирешерсез әле” дип, оныкларымны кызыктырып та куям.
“Минзәлә-информ” призына үткәрелгән шахмат турнирында җиңмәсәм дә, редакциянең махсус бүләгенә лаек булдым, килүебезгә бер дә үкенмим.



Газета да укыйбыз, шахматта да уйныйбыз
“Минзәлә-информ” филиалы үткәргән шахмат турнирында без спортның әлеге интеллектуаль төрен яратучыларны гына түгел, “Минзәлә”-“Мензеля” газетасы дусларын да күрдек. Алар арасында өлкән яшҗтәгеләр генә түгел, яшьләр дә, яшүсмерләр дә булуына бик сөендек. Форсаттан файдаланып, ярышта катнашучылар һәм алар өчен җан атарга килгән якыннары белән газета хакында әңгәмә куерттык.
Васил Якупов (Минзәлә, Изыскательләр урамы):
– Үземә 75 яшь булса да, күңел төшенкелегенә бирелеп өйдә утырасы килми. Шахмат уйнарга бик яратам, бүгенге турнирда көчемне сынарга дип килдем. 5 нче класстан ук уйный башлаган идем. Әле ул чакта мондый матур шахмат фигуралары юк иде. Үзебез агачтан ясый идек. Мине шул чакта дус малай өйрәтте. Шуннан бирле шахматтан аерылган юк. Заманында буровойда эшләдем, 36 ел нефть ятмаларын үзләштерүдә көч куйдым. Анда да ял вакытларында шахмат уйный идек. Районда шахмат клубы эшли башлавына мин шатланам. Ә мондый турнирлар үткәрелүе һәркемгә үзен сынап карарга бер мөмкинлек. “Минзәлә”газетасын да яздрмый калганыбыз юк. Хатыным Зөлфия белән көтеп алабыз. “Тукта, башта мин укыйм, аннары син” дип, кем почтаны беренче алып керә, шул газетаны кулыннан ычкындырмый. Безнең кебек пенсионерларга бер юаныч ул район газетасы.
Илсия Хәбибуллина (Минзәлә):
–Шахмат турнирында оныгым Исламга көч биреп торырга, аның өчен җан атарга дип килдем. Ул беренче урта мәктәптә укый, бүгенге турнирда иң яшь шахматчыларның берсе. Оныгымның әле бүген туган көне дә, 9 яше тулды. Әнисе Лилия дә уңышлар теләп калды. Ислам 5 яшеннән Назыйма Наилевнага занятиеләргә йөри. Уңышларын күреп, сөенеп, канатланып йөрибез. Шәһәребездә Азат Шагалиев шахмат клубы оештыруын хуплыйм, балалар шахматта уйнау осталыгын арттыру гына түгел, ярыш кагыйдәлә ничек сакларга кирәклеген дә, җәмгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар, дуслар табалар. Мин боларны күреп, бик сөенәм.Турнирны оештыручыларга рәхмәтем зур. Район газетасын да яратып укыйм, көтеп алабыз. Кем әйтмешли, хәрефләп укыйм дияр идем. Укырга мәгълүмат күп газета битләрендә. Кайда да булса эшләмәсәң, өйдә утырган кешегә дөнья тынып калган кебек була икән ул. Ә газетаны алып укый башласаң, районда, хезмәт коллективларында бик күп чаралар үткәрелүен аңлыйсың. Газета ул – чынлап торып район тормышының көзгесе. Минем бер теләгем бар: тәрбия темасына даими рубрика ачаргадыр, бәлки. Бер санында табиблар сөйләсә, икенчесендә яшүсмерләргә патриотик тәрбия хакында киңәшләр, яшь гаиләләрнең дә проблемалары, авырлыклары күп була гаилә корып җибәргәч. Патриотик тәрбия темасы да бик актуаль.Мәсәлән, аларны армиягә озату көнендә, әти-әниләре турында сөйли-сөйли, һәрберсе хакында видеороликлар күрсәтеп, үрнәк буларак бөтен шәһәр яшьләрен җыеп армиягә озатырга, шундый ук рухта каршыларга, тормышлары белән кызыксынып торырга кирәк. Газета хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телим.
Галина Рогова, картлар интернат-мәктәбе тәрбиячесе:
–Бүгенге турнирда безнең интернаттан Анатолий Коптилов катнаша. Аңа 68 яшь. Ярышка бик теләп, шатланып килде. Уен өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Белмим, җиңәрбезме? Иң мөһиме – катнашу, аралашу. Минем үземә мондагы атмосфера ошый, бик күңелле. Газетаны мин эш урынында алдырам. Редакция хезмәткәре иртәнге якта ук вахтага китереп куя. Кем язылган, шуннан алып укыйбыз.Бик уңайлы. Район сулышын белеп торабыз, яңалыклардан калышмыйбыз.
Хамидә Зиятдинова, Кадрәк авылы:
–Шахматта күптән уйныйм, менә икенче елымны ярышларда да катнашам. Бүгенге турнирда да көчемне сынап карыйм дип килдем. 32 ел кешеләр сәламәтлеге сагында торам, шуның 14 елын Матвеевкага барып, “Тургай” балалар приютында шәфкать туташы булып эшлим.Газетаны да яратып укыйбыз, почта аша язылам. Почтальоныбыз Тәзергыя Сафиуллина вакытында китерә, бер елны да язылмый калган юк. Миңа бигрәк тә эшлекле кешеләр турындагы язмалар ошый, эшмәкәрләр, фермерлар ирешкән матур язмалар башкаларны да хезмәткә дәртләндерә, кәефне күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев