Газета – укучы
Бу бердәмлек гасырларга сузылды.
Йөз еллык тарихы булган газета һәм укучы бердәмлеге инде гасырдан артып китте.
Илдус ШАҺИЕВ,
“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы баш мөхәррире
Әйе, газета чыгаручы редакциядә эшләүчеләр дә, аны укучылар да алышынып тора. Мәгълүматлы булу ихтыяҗы исә, кимеми – үзгәргән тормыш шартларында да калды. Шуңа газета чыкмауны күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Үзгәргән тормышка без дә җайлашабыз: почта аша да, альтернативага да, ваклап сатуга да бәяләрне күтәрмәдек. Ә менә газета битләрендә биреләчәк реклама, котлау, белдерү бәяләрен вакытлыча 40 процентка киметтек. Шул вакыт эчендә ил, дөнья өстенә килгән афәт чигенер, нык йолкынган икътисад җайлана башлар дип өметләнәбез.
Газета-укучы мөнәсәбәтләрен сынау өчен тагын бер этап башланды. 2020 елның икенче яртысына язылу чорында журналистлар үзләренең эшләре белән, ә якташлар үз акчалары белән газетаны саклап калырбыз дигән ышаныч белән эшне дәвам итәбез. Киләчәктә дә бергә калыйк!
Почта аша язылу – 699, альтернатива – “40 тартма” аша язылып килеп алу – 516, “40 тартма” аша язылып үзебез илтеп бирү – 546 сум.
Яңалык: Изыскатель бистәсендәге янында кечкенә кибетләр булмаган күп катлы йортларда яшәүчеләр дә район газетасына турыдан-туры редакция аша языла ала!!! Хезмәт коллективларына илткән кебек, ТОСлар актив эшләгән күпкатлы йортларга газетаны үзебез китереп бирәчәкбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев