Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газга кагылышлы проблема Минзәләдә дә бар

Беренче урта мәктәптәге гражданнар җыенын район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Шуны әйтергә кирәк, җыен җанлы әңгәмә рәвешендә үтте.

Халык белән тулы залдан сорау бирүчеләр әлләни күп булмады. Моңа чыгыш ясаучыларның – район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцевнең, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаровның районда нинди программаларның тормышка ашырылуы, төзекләндерү буенча шәһәрдә нинди эшләр башкарылуы турында бик тәфсилләп сөйләүләре йогынты ясагандыр. Ничек кенә булмасын, җыенда шәһәрдә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче барлык службаларның да җитәкчеләре, вәкилләре катнашуы бирелгән сорауларның күбесенә шунда ук җавап алу мөмкинлеге бирә.

1 нче урта мәктәп директоры Ольга Ильина форсаттан файдаланып, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур роль уйнаучы спорт мәйданчыгы төзелүе, онлайн режимындагы видеокамера, янгынны кисәтү җайланмасы урнаштырылуы, шәһәр урамнарында тротуарлар төзелүе өчен район җитәкчелегенә башта рәхмәт сүзләрен, аннары укытучыларның, укучыларның, ата-аналарның берничә үтенечен җиткерде. Аларның берсе мәктәптә җылылык җитмәве белән бәйле иде.

Район башлыгы Айдар Салахов:

–Теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен башта проект төзергә кирәк. Район мәгариф бүлегенә дә әлеге юнәлештә – җылылык системасы, электр буенча үзләренең белгечләрен булдыру зарур. Җылылык системасын бер көйләргә алынгач, аны сыйфатлы, озак вакытка хезмәт итсен дип башкарырга кирәк.

Икенче сорау мәктәп янында яктылык җитенкерәмәве турында иде.

Әлеге уңайдан шәһәр җитәкчелегенә бурычлар куелды: светодиод лампалар урнаштырырга, җәяүлеләр сукмагы булдырып, бульвар рәвешенә китерергә кирәк, диелде.

Тагын бер үтенечләре –мәктәпкә (700гә якын бала укый) шәһәрнең төрле почмагыннан килеп укыйлар, күбесен әти-әниләре автомобильләрдә алып килә. Шуңа күрә мәктәп янында , Р.Люксембург урамы яклап, автостоянка кирәклеге әйтелде. Шулай ук Гурьянов һәм К.Маркс урамнары кисешкән урында “лежащий полицейский” комачау итмәс иде, диде ул.

Район башлыгы Айдар Салахов:

–Яңа спорт корылмалары, мәйданчыклары төзелү спорт  белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру дигән сүз. Шуңа күрә спорт буенча яхшы нәтиҗәләр көтәбез. Мәсәлән, чаңгы базасын алыйк. Хәзер шушы юнәлештә 50гә якын яшүсмер шөгыльләнә.Спортның кайсы төрен алсак та, балаларны кече яшьтән үк спортка тартырга, системалы эшләргә кирәк.

“Лежащий полицейский”лар программа буенча башкарыла, әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирергә кирәклеге әйтелде.

Наталья Иванова:

–Мин 20 ел этләр белән шөгыльләнәм. Шәһәрдә хуҗасыз, урамда йөрүче этләр күп. Алар арасында йогышлы авырулылары да булырга мөмкин. Этләр асраучыларның күбесе аларны стерильләштерергә, вакциналар ясарга кирәклеген дә белмиләр. Дөрес, Чаллыга алып барып башкарганда әлеге чара кыйммәткә төшә. Аннары  шәһәрдә кыйммәтле нәселле этләр күп (Алар чит төбәкләрдә үткәрелүче ярышларда катнашалар, призлы урыннар алалар). Алар авырып та китәргә мөмкин, ә биредә аларга ярдәм күрсәтелми... Шуңа күрә әлеге мәсьәләләрне оештыру контрольгә алынсын, этләрне чыгарып йөртү өчен махсус урын булдырылсын иде.

Бу уңайдан район башлыгы Айдар Салахов район ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге алдына мәсьәләне өйрәнү бурычын куйды һәм чаралар күрергә кушты.

Залдан  сорау бирүче бер  ханым җитди сорау белән мөрәҗәгать итте:

 –Бүген куркынычсызлык чаралары турында күп әйтелде. Без, Тукай урамы, 7 адресы буенча күпкатлы йортта яшәүчеләрне,  төтен юлына кагылышлы мәсьәлә борчый. Җил көчлерәк истеме, янган газ фатирда кала. Узган ел көзен мин Идарәче компаниягә заявка белән мөрәҗәгать иткән идем, газ службасы да әлеге проблема белән хәбәрдар. Әмма, кызганычка каршы, бернинди үзгәреш тә юк. Фатирыбыздагы төтен юлын чистарттык, ләкин йортыбыз күпкатлы. Билгеле ки, бөтен каттагы өтен юлларын чистартырга кран кирәк. Вентиляция шахтасы да дөрес ясалмаган, күрәсең, чөнки аннан фатирга җил өрә. Без аны салкын җил өргәч, каплап куярга мәҗбүр булабыз. Хәзер кышкы чорда төтен юлын чистарту кыендыр. Әмма соңгы вакытларда ишетеп торасыз: әле тегендә, әле монда күпкатлы йортларда газ шартлый.

Район башлыгы Айдар Салахов:

–Идарәче компания җитәкчелегенә мәсьәләне тирәнтен өйрәнергә,  белгечләр белән киңәшләшеп, мөмкин булган вариантларны кулланырга, проблеманы бетерергә кирәк. Яңа йортлар төзегәндә мондый хәл килеп чыкмасын өчен кимчелекләр булмаска, бөтен таләпләр, нормативлар үтәлергә тиеш.

Җыенда Свердлов урамында юлга кайчан асфальт салыныр, яңа балалар бакчасы төзелүче микрорайонда шәхс йортларны газ белән тәэмин итү мәсьәләсе кайчан хәл ителер дигән сораулар бирелде.  2 нче санлы балалар бакчасы янында  яктылык җитмәве,  тротуар кирәклеге хакында сораулар яңгырады.

Җыенда күтәрелгән барлык мәсьәләләр, мөрәҗәгатьләр язып алынды, аларны хәл итү район һәм шәһәр җитәкчелегенең контроленә алыначак.

Безнең өстәмә

Безнең мензела.ру сайтында һәм ВКонтактеда да минзәләлеләр мондый комментарийлар калдырганнар (барысы да аноним):

–Пионерская урамы, 37,39 нчы йортлар ишегалдына да (Тукай урамы 61, 59 йортлары яклап) яктырткычлар белән берәр багана куелсын иде.

–К.Маркс урамы, 50 нче йорттагы этнең хуҗасына этләрне бәйдә тотарга кирәклеге турында берәрсе аңлатмас микән. 1 нче урта мәктәпкә кергәндә көн дә шушы хәлгә тап буласың.

–Җыенга килә алмыйм. Төтен юлындагы торбага конёклар куйганда Идарәче компания хезмәткәрләре торбадан бөтен сеткаларны ыргытып бетергәннәр. Нәтиҗәдә төтен юлы суырмый. Хәзер пенсионерлар үз хисапларына йорт түбәсенә менәргә тиешләр мени?

–Минзәләлеләрнең күпчелеге кебек үк, кино карарга без дә гаиләбез белән  Яр Чаллыга йөрибез. Шәһәрдә кайчан нормаль кинотеатр төзерләр икән? Киночелтәр дә бар, эшлиләр дә, хезмәт хакы да алалар бит, югыйсә. Нәрсә өчендер? Шушы акчаларга кион караучыларны бушлайга Чаллыга алып баруны оештырсыннар иде. Ә билетын без үзебез дә алырбыз. Бөтен кешенең дә үз машинасы юк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев