Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гимназиядә Әлифба бәйрәме

Гимназиябез укучылары Әлифба бәйрәмен дулкынланып көтеп алдылар. Бу аларның беренче җиңүләре, бу зур сынауларны үтеп, авырлыкларны әти-әниләр ярдәме белән җиңеп чыктылар: укырга, язарга өйрәнделәр.

Бәйрәмнең төп кунагы – Әлифба, Азбука, Туган тел – үзләренең теләкләрен әйттеләр. Бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп әкият геройлары  Белмәмеш белән Шук  килеп балаларның күңелен ачтылар. Балалар кызыклы сорауга, табышмакларга җавап таптылар, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, тылсымлы сүзләр әйттеләр. Мәктәп тормышыннан кызыклы вакыйгаларны өзекләп сәхнәләштерделәр. Татар халкының милли җырлы уены – Кәрия-Зәкәрияне уйнап күрсәттеләр.

 Бәйрәмнең иң кульминацион мизгеле – әти-әниләр  балаларга әкият китаплары бүләк итте.

Элмира (Анилның әнисе):

– Беренче хәреф, беренче сүзләр, мәктәп партасы артында уздырылган беренче мизгелләр. Болар кеше хәтерендә гомерлеккә уелып кала, баланың мәктәпкә булган карашын формалаштыра. Гөлүсә Хатиповна Асылгәрәева әлифба бәйрәмен шундый матур итеп әзерләгән. Киләчәктә балаларыбыз уңышлары белән сөендереп торсыннар, гимназиянең алдынгылары, милләтебезне алга җибәрүче  кешеләр булып үссеннәр.

Гөлнара (Самат Батталовның әнисе):

–Бәйрәм бик күңелле үтте, балаларның әзерлеге күренеп тора. Ана кеше буларак, Гөлүсә Хатиповнага ихлас теләкләрне белдерәсем килә. Күп көч куеп, безнең балаларны укырга, хәреф  танырга өйрәткәне өчен без зур рәхмәтле аңа.

Ринас (Камилә Шигапованың әтисе):

–Һәр балага аерым юл табып, һәр баланың үзенчәлекләрен күреп, матур-матур татарча шигырьләр, җырлар  өйрәткәне өчен Гөлүсә Хатиповнага рәхмәт әйтәбез. Бәйрәм үзебезнең балачак хатирәләргә кайтарды, үземнең әлифба китабымны, беренче укытучымны искә төшердем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев