Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гимназиядә үткән театр дәресе искиткеч бәйрәмгә әверелде

Укучылар белән дәресне талантлы режиссер, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Дамир Самерханов үзе үткәрде.

2019 ел Рәсәй Президенты тарафыннан театр елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан 13 декабрь көнне гимназиядә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры  белән берлектә театр дәресләре узды.

Дәресне гимназиядә эшләп килгән “Тылсым” театр түгәрәге җитәкчесе М.Ф. Бәдриев ачып җибәрде. Ул укучыларны театр тарихы белән таныштырды, викторина сораулары белән балаларның белемнәрен сынады. Укучылар үзләре дә читтә калмадылар: скетч, спектакль өзекләре белән сөендерделәр. Алар үзләрен бер мизгелгә чын артист итеп хис иттеләр:  үзләре дә сизмәстән рольгә кереп китеп, оста итеп үз вазифаларын башкардылар.

Вакытның тиз узганын балалар сизми дә калды.

–Мондый дәресләр укучыларга якын булу, аралашу өчен кирәк. Аларны ешрак үткәрү матур традиция булыр иде, – дигән фикерен белдерде режиссер Дамир Самерханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев