Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлбакчага тиң күргәзмә

Наратлы Кичү авылы халкы бу вакыйганы түземсезләнеп көтте. Авылда даими эшләп торучы картиналар галереясы ачылды.

Көзнең бер матур көнендә Минзәлә районының әлеге гаҗәеп табигатькә ия авылына бер төркем рәссамнар кайтып, урамнарга таралып сүрәт төшерә башлагач кына туган теләк түгел иде бу. Авылда картиналар галериеясе булдыру идеясе моннан ике ел элек туды: шушы авыл кызы  Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гыйлметдин кызы Гәрәеваның мәдәният йортында оештырылган шәхси күргәсмәсендә  остазы ТРның халык рәссамы Мадияр ага Хаҗиев “Наратлы Кичүдә Аллаһ боерса, даими галерия ачарбыз”, дигән иде. Бер елдан соң биредә Мадияр аганың, Хәния Гәрәева һәм аның оныгы Фәрхадның һәм шушы авыл егете рәссам Марат Биктаһировның иҗат эшләреннән “Остазлар сукмагыннан” дип аталган икенче күргәзмә оештырылды. Авыл халкы өчен бу зур бәйрәм булды. Инде менә тагын зур тантана- Наратлы Кичүгә галерея ачылу бәйрәменә Казаннан, Чаллыдан, Уфадан, Минзәләдән,Тукай районыннан кунаклар кайтты.

... “Уртак эшләребез кушылган гөлбакча” дип аталган картиналар галереясында 41 рәссамның йөздән артык иҗат җимеше куелган. Картиналарда туган як табигате, авыл күренешләре, натюрмортлар, татар мохите аеруча җете төсләр белән сүрәтләнгән. Һәр рассамның үз алымы, стиле ярылып ята. Мадияр ага Хаҗиевның шәкертләре ясаган иҗат эшләре үзенчәлекле төсмерләргә ия булса, башка рәссамнарның бүләк итеп җибәрелгән эшләренә сокланып туя алмыйсың. Мадияр ага Хаҗиев бу күргәзмәгә 35 эшен куйган. Марат Биктаһиров һәм Хәния Гәрәева авылдашларын сөендереп иң яхшы картиналарын галереягә урнаштырырга алып кайтканнар. Россия  рәссамнар берлеге әгъзалары Илшат Минһаҗев, Ленар Әхмәтов,  Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Вәлиуллина әсәрләре дә Наратлы Кичү халкын самимилеге, матур төсләр гаммасы белән әсир итте.  Татар авылында галерея ачыласын белгәч Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп кенә сәнгаткәрләрнең үз рәссемнәрен җибәрүләре аеруча мактауга лаек.

Әйе, мәдәният йортына килгән халык исе китеп картиналарны карый. Кайберләре үз авылларының таныш урам-йортларын танып бик озак сокланып карап тора. Рәсем сәнгатенең тылсымлы көче менә шулай әсир итә.

Кртиналар галереясына керү юлындагы кызыл тасманы Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы һәм рәссам Мадияр Хаҗиев кисәләр. Район админстрациясе вәкиле ошбу зур вакыйга белән котлау сүзләрен җиткерә, район күләмендә булган бу чараның бик тә әһәмитле булуын ассызыклый. Мадияр аганың исә теләкләре изге, ул бу галереяне ачу идеясы тормышка ашканы өчен сөенеп бетә алмый.

...Зал шыгрым тулы, мәдәният йортының “Рәйхан” хатын-кызлар ансамбле “Авылым Наратлы Кичү” җыры белән сәламли. Бу җырны күп еллар үз гомерен мәгарифкә милли мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Рөстәм Әхмәтханов язган.

Мадияр ага Хаҗиев сүз алып  авыл картиналар галереясының барлыкка килү тарихын сөйләп ала, берәм-берәм рәссамнарны чакырып халык хозурына тәкъдим итә. Мадияр Шәрипович галерея әле тагы бик күп картиналар белән тулыланасын әйтә “бирегә кайтып Наратлы Кичү кешеләренең портретларын да ясаячакбыз”, ди остаз горурланып.

Камил Нәҗмиев район җитәкчелеге исеменнән картиналар галереясын булдыруда зур тырышлык күрсәтүчеләргә, бигрәк тә рәссамнарга зур рәхмәтләр белдереп, сәгатьнең яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнавын әйтте. Камил әфәнде бирегә район мәктәпләреннән укучыларны даими рәвештә экскурсияләргә алып киләчәкбез, дип белдерде.

Шушы авыл советы рәисе Фәрәхетдин ага Минһаҗев үз чыгышында галерияне булдыруда зур ярдәм күрсәткән авылдашларына рәхмәт әйтеп үз фатыйхасын бирде. Фәрәхетдин ага тормыш иптәше Гөлфия ханым белән үзләре дә шушы күргәзмә булсын өчен көне-төне янып йөргән кешеләр.

Авылның моң чишмәсе, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, композитор Рөстәм Әхмәтханов сәхнәгә чыгып баскач, зал тынып калды, чөнки аның җырлары һәм җырлавы бар кешене сокландыра. Әле кызы Айзилә дә матур тавышы белән тамашачыны әсир итеп җырлаган иде. Гомумән  Әхмәтхановлар бу бәйрәмнең үзгә бер күркәм бизәге булдылар. Әле әниләре Зөләйха апаның авылга  картиналар ясарга кайткач сыйлаган бәлешләрен рәссамнар сагынып искә алдылар.

Рөстәм Әхмәтханов “Минзәлә таллары” исемле матур җырын башкарды. Аннан инде шушы юлларның һәм җырның да сүзләре авторы мине Мирһади Разовны сәхнәгә чакырдылар:

“Бу вакыйга-картиналар галериясе ачылу Наратлы Кичүдә зур бәйрәм, барыгызны да котлыйм.-дидем мин.-Мадияр ага Хаҗиев егет икәнсез. Картиналар галериясен ачабыз, дип әйттегез, сүзегездә тордыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!”

Кунак кызы Мирәүшә Мөгинованың дәртле биюләре тантанага тагы да ямь өстәде. Татарстанның халык артисты шушы авыл кызы Резеда Шәрәфиеваның сәхнәгә чыгуын халык көтеп алды. Резеда авылдашларын олы бәйрәм галерея ачылу белән котлады. Үзенең мтур җырларын бүләк итте. Күңелләрне күтәрде, моң-сагыш “диңгезенә” салды. Резеданың әнисе Рәйхана апаны һич тә телгә алмыйча булмый, ул биредә оештыру эшләрендә актив катнашты, кунакларны каршы алганда да, озатканда да “йөгереп” кенә йөрде.

Наратлы Кичү халкының төшенә картиналар галереясы Гәрәева Хәния Гыйльметдин кызы булмаса һич тә кермәс иде. Әйткәнебезчә рәссам ике ел элек һәм тагы бер ел үткәч үз эшләрен авылдашларына күрсәтеп “ялкынны кабызып” җибәрде. Хәния Гәрәева -ТР рәссамнар берлеге әгъзасы күп иҗат конкурсларында җиңү яулаган шәхес. Мәскәү сабантуйларында үзенең картиналары, кул эшләре: чигү үрнәкләре, сәйлән белән чиккән сөлгеләре, ашъяулыклары белән дә халыкның исен китәрде ул. Әле бу галереяда аның укучыларының да эшләре куелу аның өчен зур горурлык. Оныгы Фәрхад та әбисеннән калышмый, рәсемнәре күргәзмәдә лаеклы урын алган.

Хәния Гыйльметдиновна, туган авылын зурлап, шушындый күркәм картиналар галереясын ачуда зур тырышлык куйган һәркемгә рәхмәтләрен әйтте. Үзе иҗат иткән картиналарын, кул эшләрен авылдашларына, дусларына, мәдәният хезмәткәрләренә бүләк итте. Минзәләдә яшәүче дусты Гөлиянең авылдашларына багышлап язылган шигырен укыганда Хәниянең үзенең генә түгел залда утыручыларның да күзенә яшь килде. Хәния ханымның әгәр дә алтын терәге булмаса мондый зур эшләргә үзенең генә көч-хәле җитәр иде микән?! Тормыш иптәше Филаридның һәр яклап аңа ярдәм итүе, үзе бер сокланырлык. Тату, ныклы, бер-берсен аңлап яшәгән гаиләдә генә иҗат кешесе үсә, яңа үрләргә ирешә!

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре җырчы Дания Сибгатуллинаның кайтып, Нараты Кичү халкын котлавы нур өстенә нур булды. Дания ханым бу авылда үткән бәйрәмнәрнең һәрвакыт үзәгендә.

Ерак араларны якын итеп Уфадан кайткан Башкортстанның атказанган артисты, танылган җырчы Рәис Вагыйзовның чыгышын халык дәррәү алкышларга күмде. Бу легендар җырчыны радиодан гына ишетеп белгәнгә үзен күрү олы шатлык булды. Рәис абый ел да Наратлы Кичүгә сабантуена кайта икән. Ә инде картиналар галереясы ачылуын белгәч икеләтә шатланган. Аның моңлы тавышы үзәкләрне өзде. Матур, көр тавышлы әле аңа 75 не бирмәссең. Сәхнәдән баян белән башкарган җырларын тыңлаганда күзләрдән яшьләр килде, ул яшьлеккә алып кайтты, моң дәрьясында тибрәтте.

Бу кичне Наратлы Кичү халкы аеруча шат, бәхетле иде. Күпләрнең күзләрендәге куаныч нурлары шул хакта сөйли иде. Кешеләр картиналар яныннан китәселәре килми бик озак карап тордылар. Сәнатьнең серле көче үзенә тарта, яхшылыка чакыра, күңелләргә ял бирә шул.

Наратлы Кичү картиналар галереясы Татарстанда әлегә авылда оештырылган бердәнбер даими күргәзмә. Аның ишекләре сәнгать сөйгән һәркешегә ачык. Оҗмахка тиң матурлык, гөлбакча  кайда дисәләр, Наратлы Кичүдә дияр идем мин.

 

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X