Гөлек авылында альтернатив подписка җыю башлана
2021 елның икенче яртысында Гөлек авылында Низамова Гөлфи0нә район газетасына альтернатив подписка үткәрергә риза булды. Күп еллар почтальон булып эшләп ул авылдашларының хөрмәтен яулаган шәхес.
Безнең белән хезмәттәшлек итәргә риза булуы өчен без аңа бик рәхмәтле!
Газетаның бәясе 546 сум гына булачак. Җомга көнне редакция газеталарны аңа үзе китереп бирәчәк. Тарату аның өстендә. Аның белән бергәләшеп, без район газетасына язылучылар санын саклап калырбыз дип өметләнәбез! Башка авылларда да, килешү нигезендә, альтернатив подписка үткәрергә теләк белдерүчеләр табылыр дип ышанабыз. Шалтырату өчен телефон: 3-26-46. Киләчәктә дә бергә калыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев